Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосы җитәкчелеген Хадиджа Исмаилованың язмышы борчый


Радио җитәкчелеге берничә сәяси тоткынны азат иткән Азәрбайҗан хакимиятен Хадиджа Исмаилованы төрмәдән чыгарырга чакыра.

Азат Европа/Азатлык радиосы журналист Хадиджа Исмаилованың төрмәдә калуына борчылу белдерә. Атнакич көнне Азәрбәйҗан хакимияте берничә сәяси тоткынны азат итте, әмма алар арасында Исмаилова юк.

“Без азат ителгән журналистлар, хокук яклаучылар һәм активистлар өчен бик шат. Әмма алар арасында Хадиджа да булырга тиеш иде”, диде Азат Европа/Азатлык радиосы баш мөхәррире Ненад Пеич.

Коррупцияне фаш иткән Азәрбайҗан журналисты Хадиджа Исмаилова "салым түләмичә дәүләт бюджетына зыян китерүдә" гаепләнеп узган ел сентябрьдә җиде ел ярымга төрмәгә хөкем ителде.

Халыкара бүләкләр иясе, 39 яшьлек Хадиджа Исмаилова Азәрбайҗан хакимиятләрен иң нык тәнкыйтьләүчеләрнең берсе. Amnesty International журналистны “вөждан тоткыны” дип атады. Журналистларны яклау комитеты бу хөкем процессын аның журналистлык эше өчен үч алу дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG