Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга районында халык үзсалым референдумнарына бармаган


Үзсалым акчалары авылда юл салу, чишмәләрне тәртиптә тоту кебек эшләргә тотылырга тиеш
Үзсалым акчалары авылда юл салу, чишмәләрне тәртиптә тоту кебек эшләргә тотылырга тиеш

Алабуга мэры Геннадий Емельянов авыл башлыкларына халыкны референдумга китерә алмауларына шелтә белдерде.

Татарстанның Алабуга районында 20 март узган үзсалым (самооблажение) турындагы референдумга килүчеләр 61% артмаган. Алабуга мэры Геннадий Емельянов авыл башлыкларына бу санның түбән булуы өчен шелтә белдерде.

"Халык биргән бер сумга республика өстәп дүрт сум бирә. Күрәсең, сезгә кирәге юк моның. Ни өчен халык килми? Начар эшлибезме алар белән? Халык үз акчасын түләсә аның кыйммәтен белер иде", дип яза Бизнес онлайн Емельянов сүзләрен китереп.

Икътисади кризис сәбәпле халыкның финанс хәле начарланган чорда хакимиятләр тишек-тошыкны ямап җитешсезлекләрне бетерүне халык өстенә аударуны арттыра. Үзсалым дигән төшенчә Татарстанда ныграк тамыр җәя.

2015 елның көзендә Түбән Кама районындагы өч авыл үзсалымны түләмибез дип тавыш бирде. Хокук яклаучы Сүрия Усманова халык авырлык белән эшләп тапкан соңгы акчасын бирергә теләми, ди.

"Авыл халкы шәһәрдә яшәүчеләр белән чагыштырганда үз хокукларын азрак белә. Бер сүз белән әйткәндә, яклаучысыз инде ул. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Юридик яктан караганда, хокукларын һәм аларны ничек якларга икәнне белмиләр. Акчаны җыеп бирәләр, әмма контроль юк анда. Төп мәсьәлә монда – авырлык белән табылган мескен акчаның да тиешле урынга китмәве", дигән иде азатлыкка хокук яклаучы Сүрия Усманова.

Татарстанда үзсалымны җыеп аның тиененә кадәр тиешле тоткан авыллар да бар.

XS
SM
MD
LG