Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга Новосибирскида торт кисәкләре атканнар


Леонид Волков һәм Алексей Навальный Новосибирскида
Леонид Волков һәм Алексей Навальный Новосибирскида

Новосибирски шәһәр мәхкәмәсеннән чыкканда оппозиция вәкилләре Алексей Навальный һәм Леонид Волковка торт һәм сөт тулы презервативлар атканнар.

Оппозиция вәкилләре Алексей Навальный һәм Леонид Волков Новосибирски шәһәр мәхкәмәсендә Волковка каршы ачылган эшне тикшерүдә катнашты. Утырыштан һәм аннан соң булган матбугат очрашуыннан соң чыкканда билгесез кешеләр аларга торт кисәкләре һәм сөт тулы презервативлар аткан һәм качкан.

Навальный соңгы тапкыр Новосибирскига килгәндә аңа йомыркалар атылган иде. Бу провокацияләрдә Кремль яклы "Милли азат итү хәрәкәте" исемле оешма вәкилләре катнашкан булырга мөмкин, дип фаразлый Азатлыкның рус редакциясенең Новосибирскидагы хәбәрчесе. Навальный мондый һөҗүмнең мәхкәмә каршында булуы кабул ителерлек хәл түгел, дип белдерде.

Волковка каршы җинаять эше 2015 елның июлендә булган бер хәл нигезендә ачылды. Оппозициядәге "Демократик коалиция" сайлау алдыннан үгетләү эшләре алып барганда "Милли азат итү хәрәкәте" коалиция штабы каршында тәртипсезлекләр оештырып йомыркалар атты һәм сүгенде, дип язылган "микрофон эше" турында Навальный сәхифәсендә. Lifenews хәбәрчесе Александр Поступинский Навальныйга сорау бирергә якынлашканда, Леонид Волков аны хулиганга санап, Навальныйга якын җибәрмәгән, микрофонын тотып торган. Шушы вакыйгадан соң Волковка каршы "журналист эшенә комачаулау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Гаепләү белдерелсә, аңа алты елга кадәр төрмә яный.

XS
SM
MD
LG