Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үзен "1001 ләззәт" төбәге итеп танытачак


Татарстан үзенә "1001 ләззәт" белән җәлеп итмәкче
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Казанда туристлар өчен Visit Tatarstan исемле яңа туризм концепциясе тәкъдим ителде. Туризм "Татарстан: 1001 ләззәт" програмы кысаларында оештырылачак.

Татарстанда туризмны үстерү концепциясе Казанда 25 март көнне тәкъдим ителде. Казан "Европа белән Азия кисешкән урын" төшенчәсеннән баш тартып кунакларга үзен "1001 ләззәт" урыны итеп тәкъдим итәчәк. "Татарстан: 1001 ләззәт" концепциясен Татарстанның туризм комитеты кушуы белән Лондондагы INSTID ширкәте эшләп чыгарган. Ирле-хатынлы Александр һәм Наталья Гранд җитәкчелегендәге бу ширкәт ике ел элек "Татарстан мирасы" дигән Татарстан брендын ясаган Тина Канделаки белән хезмәттәшлек итә. Яңа програм өчен 2.2 миллион сум түләнгән.

Тәкъдим итү чарасы барышында яңа концепциянең алты максаты игълан ителде . Беренчедән, туризмнан кергән акча белән Татарстан халкының тормышын яхшырту; икенчедән, Татарстанның Русиядә һәм дөньяда бердәм туристик йөзен тудыру; өченчедән, Татарстанның туристлар өчен булган потенциалын киңәйтү (хәзерге вакытта туристлар истәлекле урыннарны карарга һәм кайбер вакыйгаларга гына килә); дүртенечедән, республикадагы туризм өлкәсе өчен эшләгән барлык тармакларны берләштерү; бишенчедән, туризм өлкәсендә эшләүнең абруен арттыру, яңа бизнеслар ачарга илһамландыру; алтынчыдан, боларны барысын да маркетинг һәм коммуникация аша тормышка ашыру.

Тормышка ашырыласы чаралар арасында 2015 елның җәендә ачылган "Түбәтәй" милли ризыклар челтәрен үстерү планы да бар.

XS
SM
MD
LG