21 мартта Уфада рәсмиләрнең Нәүрүз бәйрәмендә катнашмаган милли оешмалар узган шимбәдә үзләренең бәйрәмен уздырды. Бу чара белән бер үк вакытта Мэрцишор бәйрәме дә билгеләнде. Мэрцишор – молдаван һәм роман халкының язны каршы алу бәйрәме. Бу бәйрәмнәр башкаланың Сипайлово бистәсендәге Яңа базар мәйданында үтте. Азатлык әлеге чарадан фотогалерея тәкъдим итә.
Уфада альтернатив Нәүрүз
1
Төрекмән мәдәнияте үзәге чатыры
2
Сомони исемендәге таҗик милли үзәге аш-сулары күргәзмәсе
3
Күргәзмәдәге төрекмән китаплары
4
Әзербайҗан үзәге тирмәсе
5
"Ак бата" исемле казакъ милли үзәге күргәзмәсе
6
Альтернатив Нәүрүз Уфаның Гуфран мәчете имамы Нур Хаҗи хәзрәт чыгышы белән башланды
7
Төрекмән милләте вәкилләре
8
Чарада катнашучылар
9
Әйлән-бәйлән
10
Молдован җырчысы Оксана Ралчон
11
Кыргыз диаспорасы вәкиле Улан Аскат чыгышы
12
Молдован диаспорасы вәкилләре
13
Азәрбайҗаннар чыгышы
14
Тамашачылар да дәртле