Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Әхмәтов праймеризга президент кушу сәбәпле чыгуын әйтте


Марат Әхмәтов: “Ничек инде, чәчеп калдыр да, кемдер җыйсын...”
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Русия Дәүләт Думасы сайлавы праймеризларында катнашса да, депутат булып китәргә ашыкмавын, праймеризга җитәкчелек кушуы белән генә чыгуын әйтте.

29 мартта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры белән матбугат очрашуы язгы чәчүгә әзерлеккә багышланса да, Азатлык хәбәрчесе әлеге чарага башка төсмер бирде. “Чәчүгә әзерлекне сөйләдәгез, ә уңышны сезнең белән бергә җыярбызмы икән? Алда Мәскәү, Дәүләт думасы көтә түгелме...?” дигән соравыбыз Марат Әхмәтовны башта елмаерга мәҗбүр итте.

"Минем уңышны җыеп аласым килә. Ничек инде ул, чәчеп калдыр да, кемдер җыйсын. Үз чәчкәнемне җыярга кирәк, әлбәттә. Әлегә бит праймериз, унлап хөкүмәт әгъзасы катнашабыз. Кемнәр ни дәрәҗәдә нинди рейтинг алырлар. Әле җәй уртасында праймериз үтәсе бар. Вакыт күрсәтер”, диде ул серле караш белән.

Министр сүзләренчә, ул “Бердәм Русия” фиркасеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка намзәт буларак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән бара. Праймериз аның аның өчен яңалык түгел, Әхмәтов президент праймеризында да катнашкан иде. “Минем рейтинг ул вакытта да начар түгел иде. Халыкның ышанычын күрсәтә торган сынау бу”, ди түрә.

Азатлыкка биргән җавабыннан Әхмәтовның министрлык эшен калдырырга теләмәве сизелде, әмма президент әйткәнне дә үтәргә кирәк.

“Әлегә очрашулар уздырабыз, иртәгә, мисал өчен, мин Алексеевски районы халкы белән очрашачакмын. Аннан соң дебатлар үткәреләчәк. Ел уртасында узачак праймериз нәтиҗәләреннән соң, укларның кайсы якка, кем кайсы якка күрсәтүен белербез. Мин Дәүләт Думасына бару турында хыялланмыйм. Берәүне дә көч кулланып анда җибәрмиләр. Вакыты җиткәч, тиешлесен сайларбыз”, дип Марат Әхмәтов министрлыктан Думага китү-китмәү соравын ачык калдырды.

Кайбер күзәтүчеләр авыл хуҗалыгы министрының үз урынында калачагын әйтә, исемнәрен әйтергә теләмәгән министрлык вәкилләре дә шул фикердә. Әхмәтовның Дума сайлавында катнашуы республикадагы сәяси активлыкны күрсәтү өчен генә кирәк булып чыга.

XS
SM
MD
LG