Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты вәкиле Савченконы алмаштыру мөмкинлеген кире какмый


Надежда Савченко
Надежда Савченко

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин Украина хәрбие Надежда Савченконы русияләргә алмаштыру мөмкинлеген кире какмый.

Русия тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин 22 елга Русиядә ирегеннән мәхрүм ителгән Украина очучысы Надежда Савченконы алмаштыру мөмкинлеген кире какмый.

"Гаделлек аның 22 ел буе утыруын таләп итә. Әгәр Киев зинданнарыннан яхшы һәм гадел кешеләрне чыгарырга ярдәм итә икән, ул очракта алмаштыруга да барырга була". Әлеге фикерне "Вечерний Челябинск" сайты басты.

Маркин сүзләренчә, канун нигезендә, җинаять җәзасы илендә үтәлергә тиеш. Әгәр алышытырыла калса, Киев "канунга һәм килешүләргә карамастан" Савченконы иреккә чыгарачак, ди ул.

Соңрак "Вечерний Челябинск" Маркинның бу фикерен сайттан алып атты. Аңа кадәр Маркин "Твиттер"да Чиләбедәге газет – "Русия язмышы, йә булмаса Яшерен меңъеллык план" дигән баганасын (колонка) басарга җөрьәт иткән бердәнбер басма, дип язган иде.

Элгәре Украина президенты Петр Порошенко Савченконы Донбасста махсус операция вакытында тоткарланган ике русияле – Александр Александров һәм Евгений Ерофеевка алыштырырга әзер булуларын белдерде.

22 март Донецки шәһәр мәхкәмәсе Савченконы, Украина көнчыгышында ике Русия журналистын үтерүдә катнашы бар дип гаепләп, 22 елга ирегеннән мәхрүм итте. Савченко бөтен гаепләүләрне дә кире кага.

XS
SM
MD
LG