Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Баһрейнда Казан Манама арасында туры очышлар мөмкинлеге турында сөйләште


Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Хәмәд бен Ибраһим Әл Хәлифә
Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Хәмәд бен Ибраһим Әл Хәлифә

3 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Баһрейнда патша гаиләсе вәкиле Хәмәд бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Баһрейнда патша гаиләсе вәкиле шәех Хәмәд бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашу вакытында ике арада авыл хуҗалыгы, авыр һәм җиңел сәнәгать, мәдәният, мәгариф, фән, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләләре турында сөйләште. Очрашуда Баһрейн башкаласы Манама һәм Казан арасында туры очышлар булдыру турында да сүз булды, дип белдерә Татарстан хөкүмәте порталы.

Шәех Хәмәд бен Ибраһим Әл Хәлифә Баһрейнның Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыруда кызыксынуын һәм быел булачак Kazansummit-ка зур делегация җибәрәчәкләрен белдерде.

Миңнеханов Русия президенты кушуы белән үзенең "Русия – ислам дөньясы" стратегик төркеменә җитәкчелек итүен әйтте һәм "бу төркемдә Баһрейн вәкилләре дә катнашса шат булыр идек", диде. Төркемнең чираттагы утырышы майда Казанда узачак.

XS
SM
MD
LG