Accessibility links

Кайнар хәбәр

TMTV премиясе: Татар эстрадасы кем артыннан куа?


TMTV премиясе: Татар эстрадасы кем артыннан куа?
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:53 0:00

TMTV премиясе: Татар эстрадасы кем артыннан куа?

2 апрель Казанда беренче тапкыр Татар музыкаль каналының (TMTV) бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрнең берсе күптән түгел арабыздан киткән җырчы Вәсилә Фәттаховага бирелде.

Залда утырган тамашачылар һәм җырчылар Татар музыкаль каналы (TMTV) бүләген урыс эстрадасындагы “Золотой граммофон”, “Муз-ТВ”, “RU.TV” тантаналары белән чагыштырды. Сәхнәгә җиңүчегә бүләк тапшырырга чыккан “Безнең гәҗит” газеты баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов TMTV каналын чит илнеке белән янәшә куеп каравын белдерде. Аның татар милләте өчен кирәклеген, татар җырын популярлаштыруда зур эш башкаруын әйтте.

“Минем оныкларым бу каналны карарга ярата һәм мин моны хуплыйм, чөнки аны ачуга татар каналы икәнен алдан белмәсәң, чит илнеке белән бутарга була. Җете, якты төсләр, актив егет-кызлар эшли. Ул безгә татарча булуы белән кадерле, миллионлаган милләттәшләребез татар җырын дөньяның төрле почмагыннан карап тора ала”, диде Илфат әфәнде.

“Голос” проекты аша Татарстанның атканзан артисты исемен алган Эльмира Кәлимуллина TMTV тамашасын урыслардагы музыкаль бүләкләү тантанасы белән чагыштырды, ләкин бу начар дигән сүз түгел диде. Аның фикеренчә, премияләр бер-берсенә охшарга мөмкин, чөнки бер үк максат – артистларның иҗатларын, үзләрен күрсәтү. Үзе номинантлар арасында булмавын, татар эстрадасыннан ерак торуы белән аңлатты.

Хит парадлар лидеры булган Азат һәм Алсу Фазлыевлар да әлеге бүләкләү тантанасының рус премиясенә охшавы белән килеште. “Моның начарлыгы юк, ул бит барыбер үзебезчә, татарча”, диде алар. Фазлыевлар әйтүенчә, бу җырчыларның үзләре өчен зур файда һәм этәргеч. Ә менә бүләкләргә килгән Камал артисты Илдус Габдрахманов татар премиясенең урысныкына охшаган дигән сүзләр белән килешми. “Минемчә, бу руслар артыннан куу түгел, чөнки алар да үз чиратында Америка эстрадасы һәм сәнгатеннән карап эшли”, ди Камал артисты.

Әлеге фикерне Мәскәүдән килгән “Иң яхшы бию җыры” номинациясендә җиңгән автор-башкаручы Радик Яруллин да күтәреп алды.

“Мин татарлар Русия эстрадасы артыннан куыш бара дип уйламыйм. Дөресрәге, Русия эстрадасы Көнбатыштан, ә алар үз чиратында Америка эстрадасы артыннан чабалар. Чынлыкта, барлык премияләрне дә Америка әйтеп килә, бу тантаналар барысы да Американыкы. Һәм без барыбыз да Америка артыннан чабабыз. Татарлар Русия эстрадасын атлап узып, Америка җырларына охшаш әйберләр ясарга тырыша”, ди автор-башкаручы.

Радик Яруллин шулай ук тантанадагы җырчыларның өс-кыяфәтләренә дә игътибар иткән. “Безнең олы буын ачык, кычкырып торучы күлмәкләргә консерватив карашта. Бу, әлбәттә, сәхнәдә хупланмый. Һәр нәрсәнең чамасы бар һәм әлеге чикне бозмау бик авыр. Көнчыгыш артыннан куып, аларның шәрә киемнәрен түгел, яхшы якларын һәм плюсларын үзләштерерә кирәк”, диде ул.

Киемнәр арасында “Татар җыры” фестивалендә ачык күлмәкле, күкрәкләре яртылаш күренгән Азалия Зиннәт игътибарны җәлеп иткән булса, монда алып баручы, соңыннан TMTV production тәкъдим иткән иң яхшы клип җиңүчесе Ландыш Нигъмәтҗанова үзәктә иде. Ул алтын төстә сыланып торган, тәннең һәрбер өлешен күрсәтүче комбинезон киеп чыкты. Ландышның “Журналистлар нәрсә генә язсалар да, миңа барыбер”, дигән сүзләре ишетелде.

“Нишлисең бит инде, бу - эстрада. Сәхнә электән үк изге урын булып санала. Кем әлеге фикер белән килешә, ул тәлапләрне кабул итеп, тыйнак киенә. Бигрәк та татар җырчысы. Ачык күлмәкләрдә шулай ук чит ил эстрадасы һәм сәнгатенең дә чагылышы бардыр. Иң беренче чиратта чын җырчы киеме белән түгел, җыры белән халыкны алырга тиеш”, ди “Гаилә кыйммәтләре” номинациясендә беренчелекне алган халык артисты Рәсим Низамов. Ул шулай ук Татар музыкаль каналы премиясенең рус эстрадасыннан үрнәк алуы белән килеште, ләкин начарлыгын тапмады.

Төп оештыручыларның берсе, TMTV каналы мөхәррир-режиссеры Лилия Кадыйрова бүләкләү тантанасының идеясен, номинацияләрен Мәскәү тамашаларыннан алганнарын яшермәде. “Без велосипед уйлап тапмадык, бу дөньякүләм бара торган чара. Ләкин безнең премия татарлыгы белән аерылып тора”, диде ул.

Бүләкләү тантанасында тамашачы күңеленә үтеп керерлек мизгелләр дә булды. Шуларның берсе – күптән түгел арабыздан вакытсыз киткән Вәсилә Фәттаховага вафатыннан соң татар музыкаль бүләген тапшыру. Зур экран Вәсиләнең “Ашыгасың” клибын күрсәтеп бетергәч, берничә секундка каралып алды. Залны тутырып килгән тамашачы, шунда утыручы җырчылар, барысы да Вәсиләнең якты истәлегенә басып алкышладылар.

Номинацияләргә килгәндә, быел 150 татар эстрадасы җырчысының якынча 50сенә бүләк тапшырылды. Аларның барысын да халык тавыш биреп сайлады диде оештыручылар. “Халык мәхәббәте” исемен Хәмдүнә Тимергалиева яулады, Хәния Фәрхи белән Айдар Галимов “Ел артисты” булдылар, ярым сәяси җырлар башкарып танылган Илсөя Бәдретдинова исә “Иң яхшы җыр” номинациясен алды.

Татар музыкаль телевизион бүләкләү тантанасы Барс Медиа ширкәте акчасына үтте. Әлеге чарага бер ел буе әзерлек барган. Татар җыры күгендә “Болгар радиосы” милли музыка бүләге, “Татар җыры” фестиваленең алтын барс сынын тапшыру тантанасыннан ТМТV бүләге үзенең дәрте һәм яшь булуы белән аерылып тора, ди оештыручылар.

Билет бәяләре мең сумнан алып биш меңгә кадәр иде. Оештыручылар фикеренчә, әлеге бәя “Татар җыры” фестивале белән чагыштырганда, күпкә арзанрак. Тамашачылар арасында чакыру белән килүчеләре булды.

XS
SM
MD
LG