Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда үткән туризм күргәзмәсендә миллилеккә басым ясалды


Казанда үткән туризм күргәзмәсендә миллилекә игътибар ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Казанда үткән туризм күргәзмәсендә миллилекә игътибар ителде

1-2 апрель Казанда KITS-2016 халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсе үтте. Анда катнашкан ширкәтләр туристларны милли гореф-гадәтләр белән җәлеп итәргә тырышты.

"Казан ярминкәсе" үзәгендә үткән халыкара күргәзмәдә Русиянең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән - Иран, Казакъстан, Төркия, Кыргызстаннан барлыгы 160 компания катнашты. Оештыручылар сүзләренчә, төп игътибар Русия эчендәге ял итү програмнарына бирелде.

"Түбәтәй" - Татарстанны читтә таныту ысулы

Казан шәһәре милли бизәкләр төшерелгән стендында үзенең яңа гына эшләнгән "Visit Tatarstan" програмын тәкъдим итте. "Түбәтәй" - тиз туклану челтәре - әлеге програмның бер өлеше. Аның җитәкчеләренең берсе Солтан Сафин әйтүенчә, заманча форматлы әлеге милли ашлар ширкәте Татарстанны таныту чараларында актив катнашырга җыена.

Туристларга тәмләп карау өчен "Түбәтәй" ашамлыкларын әзерләп бирү һәм шул исәптән Татарстан һава юллары белән сәяхәт итүчеләрне дә әлеге ширкәтнең милли бизәкле, шигырьләр язылган савытларына салып өчпочмак, чәкчәк белән сыйлау турында сөйләшүләр бара.

Шуның белән бергә "Түбәтәй" франшиза сатып, якын арада милли ашларны пешереп сатучы "Түбәтәй"ләрне Русиянең ике шәһәрендә ачарга җыена. Әлеге бизнес адымнарны "түбәтәй"ләр үз тырышлыгыбыз белән эшлибез дисә дә, "Visit Tatarstan" програмын тәкъдим итү вакытында "Түбәтәй"не Русия төбәкләрендә җәелдерү Татарстанны таныту програмы кысаларында планлаштырыла диелде.

Әлеге күргәзмәдә шулай ук миллекне алга чыгарырга тырышучы башка тарафлар да булды. Татарстанның милли музей вәкилләре республика тарихы белән бәйле экскурсияләрен тәкъдим итте. Алар үз стендларына кызыл балчыктан чүлмәк ясаучы оста һәм аның чүлмәкләре белән җәлеп итергә тырышты. Татарстандагы күпсанлы шифаханәләрне тәкъдим итүче берләшмә вәкиле дә ял итәргә теләүчеләрне кызыктыру өчен татар милли күлмәген киеп килгән иде.

Алабуга музей-тыюлыкны күрсәтергә килүчеләр стендларында Шишкин, Цветаева белән бәйле урыннарны һәм борынгы таш хәрабәләрне күрсәтте. Болгар музей-тыюлыгы вәкилләре Әби-патша, тарихи-хәрби уеннар белән җәлеп итәргә тырышты, Зөя утравы музее рус милли киемнәрен, тимерче, күн эшкәртүче кебек борынгы һөнәрләр, чиркәүләрен танытты.

Башка төбәкләр дә аз булса да миллилеккә игътибар бирде. Башкортстанның Янган тау шифаханәсе, үзенең савыктыру мөмкинлекләреннән тыш чәкчәк, бавырсак, эремчек, каймак сату урынын да оештырган иде. Удмуртия "Тол бабае" милли Кыш бабай утарына чакырып торды.

"Татарлар Чечняга бик зур игътибар күрсәтте"

Чечня стенды республиканың туристларны кабул итәрлек мөмкинлекләрен рәсемнәрдә генә күрсәтсә дә, "күргәзмә барышында безгә игътибар бик күп булды", диде Чечня хөкүмәтенең туризм комитетында туризмны үстерү бүлеге вәкиле Мурат Шаһидов.

Чечня стендында чәкчәккә, тутырмага охшаган, итле-бәрәңгеле шулпа, яшелчәле ашларны, тауларны, елгаларны күрсткән фоторәсемнәрне генә күреп була иде.

"Быел без беренче тапкыр Казан күргәзмәсендә катнашабыз, шунысы гаҗәп булды, татарлар һәм Татарстан халыклары тарафыннан безгә бик зур игътибар булды. Көне буе безнең стенд янында кеше җыелып торды, бу безнең өчен көтелмәгән яңалык иде", диде Шаһидов.

Аның әйтүенә караганда, Чечняда ял белән кызыксынучыларны беренче чиратта иминлек мәсьәләсе кызыксындырган. "Сәфәрнең һичшиксез имин булуын вәгъдә иттек", диде Азатлыкка республиканың туризм комитеты вәкиле.

Чечня вәкиле Грозный каласы белән танышырга, тауларда ял итәргә, тау чаңгысында шуарга, милли ашларны тәмләп карарга чакырып торды. Республика вәкиле киләсе елга тагы да әзерләнебрәк килергә ышандырды һәм якын киләчәктә ике республика арасында турыдан-туры транспорт бәйләнеше булдыруга өмет белдерде.

XS
SM
MD
LG