Accessibility links

Кайнар хәбәр

Панама документлары: Миллиардлар турындагы терабайтлар


Зур офшор җәнҗалы кубарган Панама документлары Русия президенты Владимир Путинга якын кешеләрнең офшор ширкәтләр кулланып тыйнак бер музыкантка 2 миллиард доллар күчерүен күрсәтә.

Mossack Fonseca исемле офшор юридик ширкәтенең март аенда Германиядәге Sueddeutsche Zeitung газетына тапшырылган документлары 2,6 терабайт күләмендә мәгълүмат тәшкил итә һәм аларда барлыгы 11,5 миллион документ бар. Бу документларны өйрәнүдә 80ләп илдән 400ләп журналист катнаша.

Панама документлары дип аталган бу мәгълүматларның өйрәнелгән кадәр өлеше якшәмбе кичендә интернетка чыгарылды. Алар дистәләрчә сәясәтченең һәм эшмәкәрнең әлеге юридик ширкәт аша эшләгән офшор хисаплары аша төрле дәрәҗәдәге коррупциягә бәйле булганын фаш итте.

Араларында Русия, Украина, Казакъстан һәм Азәрбайҗан сәясәтчеләре дә, спортчылар да, эшмәкәрләр дә бар. Азатлык шуларның кайберләре турында кыскача мәгълүмат әзерләде.

Павел Лазаренко

Украинаның элекке (1996-1997) премьер-министры Павел Лазаренко. 2006 елда АКШ мәхкәмәсе аны премьер булган чагында янау юлы белән тартып алган 30 миллион долларны төрле чит ил банклары аша юууда гаепләп 9 ел төрмәгә хөкем итте.

Виктор Звагельский

Британ Вирджин Утрауларындагы (БВУ) Bariton Consultants LTD, Панамада теркәлгән Delcroft Real Estates Inc ширкәтләре белән бәйле. Русия думасындагы "Бердәм Русия" фракциясе әгъзасы Чит ил активларын бетерү турында канун чыкканнан соң 3 ай эчендә алардан арынырга тиеш булса да, Панама документлары беренчесе 2007 елда, икенчесе 2011дә теркәлгән ул ширкәтләрнең әле дә Звагельский белән бәйле булуын һәм аңа табыш китерүен күрсәтә.

Александр Бабаков

Думадагы "Бердәм Русия" фракциясе әгъзасы Александр Бабаков 2007 елда БВОда AED International Limited ширкәтен теркәгән һәм 2011дә аны 23 яшьлек кызы исеменә күчергән. 2011 елда Думага сайланганда бу ширкәте турында мәгълүматны яшергән. Рәсми рәвештә Бабаков Думадагы иң ярлы депутат саналса да (2014 елда кереме 4 миллион сум гына булган), Панама документлары аның чит илдә ширкәтләре һәм кыйбатлы күчемсез милеге булуын күрсәтә.

Алексей Патрушев

Русия Иминлек шурасы башлыгы Николай Патрушевның туганнан туганы Алексей Патрушев 2010-2012 елларда БВУда Misam Investments Ltd ширкәт хуҗасы булган. Алексей Патрушев Карелия урманнарын Финляндиягә сатучы ширкәтнең мөдирләр шурасында да булган.

Александр Махонов

Русия эчке эшләр министры урынбасары Александр Махонов БВУда биш ширкәт хуҗасы. Коррупциягә каршы канун нигезендә аңа чит илләрдә эшмәкәрлек алып бару, яки финанс активлары тоту тыелуга карамастан, аның ул ширкәтләре дистәләрчә миллион доллар белән бәяләнә.

Алексей Улюкаев

2004-2009 елларда БВУда теркәлгән Ronnieville Ltd ширкәтенең хуҗасы һәм җитәкчесе булып Русиянең хәзерге икътисади үсеш министры, ә ул чактагы Үзәк банк рәисенең беренче урынбасары Алексей Улюкаевның улы Дмитрий торган. Канун нигезендә Дмитрий Улюкаевка чит илдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү тыелмаса да, ул чакта 21 яшьтә генә булган егетнең әле андый мөмкинлекләре булмаган дигән шик бар.

Лионель Месси

"Барселона" футбол такымы йолдызы, чыгышы белән Аргентинадан булган Лионель Месси Испаниядә атасы Хорхе Орасио Месси белән бергәләп Белиза һәм Уругвайдагы офшор ширкәтләр ярдәмендә салымнардан котылуда һәм дәүләткә берничә миллион долларны түләми калуда гаепләнә. Хәзер инде аларның Панамада теркәлгән Mega Star Enterprises ширкәтләре дә булуы ачыкланды.

Дмитрий Песков

Русия президенты идарәсе башлык урынбасары, президент Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков БВУда 2014 елда теркәлгән Carina Global Assets Ltd ширкәте белән бәйле диелә. Бу ширкәтне ул Песковның хатыны Татьяна Навка теркәгән. Ул вакытта алар әле рәсми рәвештә язылышмаган булса да, бик якын мөнәсәбәттә булган, шул елның җәендә аларның кызлары туган.

Мөхәммәт Захур

Чыгышы белән Пакстаннан булган британ эшмәкәре 1990-нчы еллардан бирле Украинада яши, Kyiv Post газеты хуҗасы. Ул Украинадагы табигый газ сәүдәсендәге коррупциядә шикләнелүгә бәйле тикшерүләр аркасында телгә алына.

Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко 2014 елның август аенда Донбасс төбәгендәге иң каты бәрелешләр барган һәм хәрбиләр зур югалтулар кичергән көннәрдә Британ Вирджин Утрауларында, Кипрда һәм Нидерландта үз ширкәтләрен теркәгән. Ул ширкәтләрнең хисабында зур акчалар булмаса да (иң күбе $2000), Порошенко аларны һәм үзенең чит илләрдәге кеременәрен салым декларациясендә күрсәтмәгән.

Сергей Ролдугин

Виолончельдә уйнаучы музыкан Сергей Ролдугин – Панама документларының иң кызыклы ачышы. КАМАЗ һәм АВТОВАЗ хиссәләренең зур гына өлешен төрле яшерен схемалар белән кулына төшергән Петербур музыканты – Русия президентының яшьлек дусты. Алай гына да түгел, иң якын дусларының берсе. Хәзер инде аны Путинның акча капчыкларының берсе дип тә атыйлар.

Ролдугин Путинның биографисе турында "Беренче кешедән – Владимир Путин белән әңгәмәләр" исемле китапта ничек танышулары, ничек дуслашып китүләре турында тәфсилләп сөйли. "Таныштык һәм беркайчан да аерылмадык. Ул миңа бертуганым кебек. Элек минем барыр җирем булмаганда мин аңа бара, анда ашый һәм йоклый идем", дип искә ала әлеге китапта Ролдугин. Путин кызларының берсен чукындырган Ролдугин тыйнак музыкант тормышы белән яши, ә Панама документларына караганда, аның офшор хисапларына төрле юллар белән 2 миллиард доллар җыелган.

Бу акчаларның күп өлеше төрле алдау юллары белән алынган. Панама документлары күрсәтүенчә, Дәүләт ширкәте булган Роснефть бер үк көндә үз хиссәләренең бер өлешен Ролдугинга сату турында килешү имзалаган һәм шул ук көнне ул килешүне гамәлдән дә чыгарган. Нәтиҗәдә, килешүне үтәүдән баш тарткан өчен компенсация буларак Ролдугинның офшор хисабына 750 мең доллар күчергән.

Икенче бер очракта Алексей Мордашовның "Северсталь" ширкәте Ролдугинга бурычка 6 миллион доллар бирә һәм шунда ук ул бурычны кичерә. Эшмәкәр Сулейман Керимов, Ротенберглар ширкәтләр белән дә шундый ук килешүләр кабатлана.

ВТБ банкының Кыпрыстагы бүлекчәсе булган Russian Commercial Bank та (дәүләт банкы) Ролдугин офшорына кире кайтарылмый торган кредитлар бирә. Бу банк аңа барлыгы 650 миллион долларлык кредит ача.

Шундый ысуллар белән Ролдугин хисабына барлыгы 2 миллиард доллар күчерүе ачыкланган һәм бу әле бер офшор юридик ширкәте документларының тикшерелгән өлеше нәтиҗәләре генә.

2013 елның декабрендә Федераль җыендагы чыгышында Путин офшор хисаплары турында мондый сүзләр әйткән иде.

XS
SM
MD
LG