Нидерландта 6 апрель узган референдумның нәтиҗәләре кеше аз килүе сәбәпле танылмаска мөмкин. Украина белән Европа Берлеге арасында мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә багышланган тавыш бирүгә халыкның 29% килде. Референдум танылсың өчен халыкның 30% катнашуы кирәк.
Экзит-пол мәгълүматларына караганда, референдумда катнашканнарның 64% Украина белән якынаюга каршы тавыш биргән, 36% хуплаган, дип хәбәр итә Рейтер.
Референдум кануни көчкә ия булмаса да, Нидерланд хөкүмәте карар кабул иткәндә халыкның фикерен исәпкә алачагын белдерде.