Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекс.Тәрҗемәче хезмәтенә удмурт теле өстәлде


Татар теленнән удмурт теленә тәкъдим ителгән тәрҗемә үрнәге
Татар теленнән удмурт теленә тәкъдим ителгән тәрҗемә үрнәге

Яндекс.Тәрҗемәче удмурт телен куллана башлый. Русия телләре арасында бу - хезмәткә өстәлгән өченче тел. Моңа кадәр Яндекс татар һәм башкорт телләрен тәрҗемә итә башлаган иде.

Удмурт теленә һәм удмурт теленнән тәрҗемә Яндекс хезмәтендә 67 телгә ясала ала. Тәрҗемәләр әлегә сынау рәвешендә, димәк хаталар да бар. Аларны Яндекс хезмәте һәр кулланучыга төзәтергә тәкъдим итә. Моның өчен "каләм" төймәсенә басып, Яндекска үз тәрҗемәңне тәкъдим итәргә кирәк.

Яндекс ширкәте хәбәр иткәнчә, удмурт теленә тәрҗемәләрне шактый күп кулланучылар эзли, шуңа күрә базага нәкъ бу тел өстәлгән. Телне тәрҗемәчегә өстәү бик катлаулы булган, чөнки интернетта удмурт телле текстлар шактый аз.

Узган ел Русия халыклары телләре арасында беренече булып Яндекс тылмачына татар теле өстәлгән иде. Соңрак хезмәт башкорт теленә дә тәрҗемә итә башлады. Бүгенге көнгә кадәр алар сынау рәвешендә, күпсанлы хаталар белән тәрҗемә ителә.

Google тәрҗемәчесенә татар телен өстәү эше әле дә дәвам итә.

XS
SM
MD
LG