Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: "Ролдугин ул акчаларга музыка уен кораллары алган"


Владимир Путин төбәк һәм җирле матбугат чараларының “Дөреслек һәм гаделлек” дип аталган өченче медиафорумында
Владимир Путин төбәк һәм җирле матбугат чараларының “Дөреслек һәм гаделлек” дип аталган өченче медиафорумында

Русия президенты Владимир Путин “Панама документлары”ндагы коррупция гаепләүләрен кире какты һәм музыкант Сергей Ролдугин белән дус булуына горурлануын белдерде.

Петербурда узучы төбәк һәм җирле матбугат чараларының “Дөреслек һәм гаделлек” дип аталган өченче медиафорумында чыгыш ясап Путин "Сергей Ролдугин – искиткеч музыкант, ул бик тә иҗади кеше. Күп кенә иҗади кешеләр бизнес белән акча эшләргә тырышалар. Һәм Сергей Павлович та. Ул бер корпорациянең миноритар акционеры булып тора. Әмма миллионнар казанмый. Мин аның белән горурланам, ул үзе казанган акчаларның барысына да бар дөнья буйлап музыка уен кораллары сатып ала һәм аларны Русиягә алып кайта", диде.

Ролдугин белән Путин Петербур музыка йортында, 2009 ел
Ролдугин белән Путин Петербур музыка йортында, 2009 ел

Путин “Памана документлары” эшен үзенә каршы оештырылган эш дип санавын да белдерде. “Менә бу офшорлар аша уздылар. Анда мин фәкыйрегез юк, сөйләргә сүз дә юк. Әмма куелган бурыч бар бит! Нәрсә эшләделәр? Информацион продукт ясадылар – танышларны һәм дусларны таптылар, нәрсәдер каезлап алып ябыштырдылар”, диде.

“Панама документлары” күрсәтүенчә, Русиянең югары сәясәтчеләре һәм аларның якыннары чит илләрдә ширкәтләр ачып офшор хисаплары тоткан. Ә офшор хисабына иң күп акча, ике миллиард доллар алган русияле – үзен тыйнак бер музыкант буларак танытып килгән Сергей Ролдугин булып чыкты. Виолончельдә уйнаучы Ролдугин – Путинның яшьлек чорыннан бирле килгән иң якын дусларының берсе, һәм беренче кызын чукындыручы да. Төрле дәүләт ширкәтләре аның офшор хисапларына йөзләрчә миллион доллар акча күчерә килгән.

XS
SM
MD
LG