Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чирмешән егете Айнур Галләмов зур сәхнәгә омтыла


Чирмешән егете Айнур Галләмов зур сәхнәгә омтыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:06 0:00

Чирмешән егете Айнур Галләмов зур сәхнәгә омтыла

Татарстанның Чирмешән егете, яшь автор-башкаручы Айнур Галләмов зур өметләр белән татар сәхнәсенә омтыла. Ул безгә яшь башкаручы буларак туган районында концерт куеп күрсәтте.

Айнур әле башка популяр татар җырчылары белән чагыштырлык түгел, кайбер артистлар кебек күпертеп тә сөйли белми. Яшь башкаручы буларак туган ягыннан татар сәхнәсенә күтәрелеп килүен сөйләр өчен ул безне Казаннан Чирмешәнгә кадәр алып кайтты.

“Минем алдымда ике юнәлеш бар иде: спорт факультеты яисә сәнгать университеты, ләкин күңелемә сәнгать университеты якынрак иде, шуның өчен әлеге юнәлешне сайладым”, ди Айнур. Бу юлны сайлаганына ул һич тә үкенмим дип өстәде. Укырга кергәндә нота белмәгән Айнур ике ел эчендә гармун төймәләренә баса-баса, үзе өйрәнеп, хәзерге вакытта җырларына көйләр яза, төрле концертларда чыгыш ясый.

“Улыбыз җырга сәләтле. Ул инде 6-7 яшеннән үк караокеда барлык җырларны да җырлый иде, ә иң яраткан җырларының берсе “Су буенда учак яна” җыры булды. Нота белмичә, инструментларда уйнамыйча, үзе көйләп, аранжировка ясаучыларга җибәрә иде. Безнең тормышыбыз “көпчәкләр өс­тендә” үткәч, аның да безнең язмышны кабатлавын, авыр юлдан китүен теләмәдек. Без бит дәүләткә эшлибез. Акча аз түлиләр. Яшьлекнең үткәнен, баланың үскәнен сизми дә, күрми дә калдык. Хәзер генә ул музыкантлар да, җыр­чылар да үзләренә эшлиләр. Матди хәлләре дә якшы”, диде Айнурның әнисе Гөлия апа.

Яшь башкаручыны үзләрендәге район мәдәният йортына чакыру көтмәгәндә була. Сольный концерт белән кайтырга чакыргач Айнурда “иҗат канатлары” ачыла. Үз тамашачысы алдында нинди генә кичерешләр кичерсә дә, продюсеры булмаган яшь талант иясенә әти-әнисе һәм бертуган апасы Алинә зур таяныч була.

“Ял итү турында хәтта уйлаганым да юк, хәзер җырга кимендә дүрт сәгать китә. Репертуарга килгәндә, үзем көйләр язганга күрә, проблем юк. Гел яңа көйләр белән шатландырасы килә. Тик, әйтергә кирәк, яхшы шигырьләр бик аз. Җыр популяр булсын өчен аның бит сүз­ләре дә, көе дә әйбәт булырга тиеш. Ә инде минем җырларга сүзләрне Галия апа Сафиуллина яза. Аллага шөкер, җырлар языла, илһам килеп тора. Җырлап бетерергә вакыт кына җитсен”, ди егет.

Иҗатташ дусты Ранис Гатауллин да Айнурның иҗатына сокланып карый һәм аның белән горурлана. Болай гына да түгел, автор-башкаручы буларак, Айнурдан үзенең җырларына көйләр дә көтеп кала.

Эстрадада җырчылары күп булуга карамастан, профессионализмны берләштергән, вокал яктан дөрес, тирән мәгънәле җырлар җырлаучы, Айнурны илһамландыручы - Филүс Каһиров икән.

Чирмешәнгә кире кайтсак, Айнурның концерты райондашларына ошады, күтәренке рухта үтте. Иң күп алкышларны “Күзләреңә гашыйк булдым” җыры алды. Әлеге зур булмаган концерт программасын ул башка район-авылларда да күрсәтмәкче.

XS
SM
MD
LG