Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Гройсман Украинаның яңа премьер-министры итеп сайланды


Гройсманны яклап 257 депутат тавыш биргән.

Владимир Гройсман Украинаның яңа премьер-министры булды. Югары Раданың 257 депутаты аны яклап тавыш бирде. Гройсманга «Петро Порошенко блогы» һәм "Халык фронты" фракцияләре депутатлары яклау белдерде.

Шулай ук тавыш бирү белән Арсений Яценюк премьер вазифасыннан азат ителде.

Гройсман премьер булганчы Югары Рада рәисе вазифаларын башкарды. Аны хөкүмәт башлыгы итү тәкъдимен парламетка бүген Украина президенты Петр Порошенко кертте.

Кичә кич Гройсман украин хөкүмәтен җитәкләргә әзер булуын әйтте, гәрчә аңа кадәр украин басмалары белдерүенчә, ул бу вазифадан баш тартып килгән. Әлеге хәл ике Көнбатыш тарафлы сәяси фирканең яңа министрлар кабинеты составын булдыруда килешүгә ирешүеннән соң булды.

Югары Раданың яңа спикеры итеп Андрей Парубий сайланган. Аның намзәтен 284 депутат яклаган.

XS
SM
MD
LG