Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда яшьләр тәрбиясе програмы кабул ителде


"Къырым" хәрәкәте җитәкчесе Рәмзи Ильясов
"Къырым" хәрәкәте җитәкчесе Рәмзи Ильясов

16 апрель Акмәчеттә Русия хакимияте контролендәге "Къырым" хәрәкәте корылтаенда 350ләп кеше катнашты.

Русия аннексиясен хуплаган бер төркем кырымтатарлардан торган "Къырым" хәрәкәте үзенең 16 апрель узган корылтаенда 2016-2017 елларга чаралар планын кабул итте. Аның төп өлеше яшьләрнең рухи-әхлаки тәрбия юнәлешләрен билгеләүгә багышланган.

Хәрәкәт җитәкчесе Рәмзи Ильясов сүзләренә караганда, оешма хакимиятнең барлык дәрәҗәләре белән хезмәттәшлек юлларын билгеләгән. Үз чыгышында Ильясов корылтайда катнашкан барлык 350ләп кешене тәрбия програмын тормышка ашырырга үз өлешләрен кертергә чакырды.

Украина Югары радасы карары нигезендә Кырым һәм Акъяр 2014 елның 20 февраленнән оккупацияләнгән төбәк дип игълан ителгән. Халыкара оешмалар Кырым аннексиясен танымады һәм Русиянең Кырымдагы гамәлләрен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

"Къырым" оешмасы аннексиядән соң төзелде һәм Кырымдагы барлык кырымтатар оешмаларын үз канаты астына алырга тырышлык ясады. Белгечләр, хакимиятләрнең нияте бу оешманы Мәҗлесне алмаштырырлык берлек итү булды, дип фаразлый.

Кырымтатар халкы сайлаган Бөтендөнья кырымтатар конгрессы һәм 33 кешелек Мәҗлес Кырымда җыела алмый. Аның соңгы утырышы Литвада узды. Мәҗлес җитәкчеләренең Кырымга керүе тыелган. Акмәчеттә Мәҗлес экстремистик эшчәнлек алып баруда гаепләнеп эшчәнлеге туктатылган, мәхкәмә дәвам итә.

XS
SM
MD
LG