Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар дизайнеры хатын-кызлар өчен милли баш киемнәрен тәкъдим итте


Ленара Османова эшләренең берсе
Ленара Османова эшләренең берсе

Яшь дизайнер Ленара Османова Акмәчетнең сәнгать үзәгендә яңа коллекциясен тәкъдим итте.

Кырымтатар дизайнеры Ленара Османова Акмәчетнең Fes исемле арт-үзәктә үзе ясаган бизәнү әйберләре һәм "фес" - кырымтатар хатын-кызларының калфаклар коллекциясен тәкъдим итте.

Дизайнер һәрбер әйберен бер генә данә итеп ясый, бизәкләр кабатланмый. Ял көннәре узган чарага Ленараның иҗатын сөйгән фикердәшләре һәм журналистлар җыелган. Видеопрезентацияне танылган режиссер, Ленараның бертуган апасы Фатима Османова язаган, көен танылган джаз башкаручы Усеин Бекиров иҗат иткән.

XS
SM
MD
LG