Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә "Район илыш" басмасы чыгудан туктады


Мари Иленең Совет районы хакимияте карары белән мари телендәге "Район илыш" басмасы чыгудан туктады.

"Мари Ушем" җитәкчеләренең берсе Станислав Волков оешманың интернет сәхифәсендә "Район илыш" басмасының чыгудан туктавын "Совет районында яшәүчеләрнең туган телне куллануга булган конституцион хокукын бозу" дип бәяләде.

Совет районы хакимияте карары белән басманың мари телендәге газеты чыгудан тукталган, урысчасы гына калдырылган. Волков сүзләренә караганда, хакимиятләрнең милли мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләрне үстерү нияте юк. Бу милләтара низагка китерә ала, диелгән Волков белдерүендә. Үз мөрәҗәгатен ул Мари Иле прокуратурасы һәм Русия мәдәният министрлыгына җибәргән. "Район илыш" басмасын ябуның сәбәбе - аңа язылучылар санының бик түбән булуы.

XS
SM
MD
LG