Accessibility links

Тынычлык бистәсендәге атыш – сугыш кайтавазы


Тынычлык бистәсендә атыш көне. 15 апрель 2016
Тынычлык бистәсендә атыш көне. 15 апрель 2016

Казанның Тынычлык бистәсендә Чечняда булып кайткан Сергей Иванов атыш оештырып ике кешене үтергәч, эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләрен, психологларны гаепли башладылар. Чечня сугышының кайтавазы булачак дип ул заманнарда ук сәясәтчеләр дә, табиблар да әйтә иде.

"Сак хезмәтенә эшчеләр кирәк. "Кайнар нокталарда" хезмәт иткәннәргә өстенлек бирелә" дигән игъланнарны күргәч, боларны Чечнядан кайтканнарны күрмәгәннәр бирә торгандыр дип уйлый идем кайчак. Хәзер исә мондый игъланнар пәйда булуга бөтен ил күләмендә алып барылган хәрби риторика сәбәпчедер дип уйлыйм. Милитаристик тәрбиянең нәтиҗәсе – Ватан өчен сугышып кайткан икән, димәк, яхшы кеше. Чечняда хезмәт итеп кайткан икән, димәк, батыр – караклар керсә, шәп итеп сугыша ала. Чын солдат! – укол кадаганда еламаган бәләкәй малайга табиб шундый бәя бирә. Икенче баласын хаки төсендәге бишеккә салган ана куана – менә бит, чын солдатлар үстерә ул!

"Чечня синдромы" дигән күренешнең ни икәнен анда булып кайтканнарның якыннары әйбәт белә. Бу авыру да, патология дә түгел. Дарулар биреп дәвалап та булмый, әмма кешенең җанын тынычлыкта да калдырмый. "Чечня синдромы" дигән сүзне ишеткәч, кемдер күзләрен акайтып чабып йөргән, ярты сүздән кызып киткән кешеләрне күз алдына китерәдер. Чынлыкта бу синдромның күзгә бәрелеп торган симптомнары да юк. Әмма ул бар. Бу синдром үзен күрсәткән вакытларда бар да башына ябыша – бәй, моның Чечняда хезмәт итүен нигә беркем исәпкә алмаган?

"Чечня синдромы"ның ни икәнен анда булып кайтканнарның якыннары әйбәт белә"

Казанның Тынычлык бистәсендә Чечняда булып кайткан Сергей Иванов атыш оештырып, ике кешене үтереп, тагын икесен яралагач та, эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләрен, психологларны гаеплиләр – кая караганнар, нигә шундый кешенең кулына корал тоттырганнар? Моңа җавап итеп Сергей Ивановның хезмәттәшләре: “Әйбәт кеше иде, аны-моны сизмәдек” диюдән үтми. Үз күзәтүләремнән чыгып әйтә алам - “кайнар нокта ” синдромын хәтта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының реабилитация үзәгендә эшләүче табиблар да ачыклый алмадылар. “Бу шундый кеше” дип әйткәч тә, елмаеп торган ачык йөзле егетнең котырып китәргә сәләтле икәненә һич ышанмадылар. Травмадан соңгы стресс (Посттравматическое стрессовое расстройство) өянәген китереп чыгарыр өчен психологлар "триггер" дип атаган вакыйга булуы кирәк. Бу бала елавы, күк күкрәү, эт өрү булуы мөмкин. Гадәттә, “Чечня синдромлы”лар үзләренә нинди күренешнең ярсыткыч буларак тәэсир иткәнен белә һәм аңардан кача. Сугышта контузия алган Сергей Ивановның да кинәт чыгырыннан чыгуына шундый ярсыткыч тәэсир иткән булса кирәк. Шулай булмаса, гаиләсе, табышлы эше булган кеше күзенә күренгән һәркемгә ата башламас иде.

"Травмадан соңгы стресс" синдромы сугышта гына түгел, башка психологик травма кичергән кешеләрдә дә булырга мөмкин. Әмма Чечня сугышы аерым урын алып тора. Ул вакытта күпчелек халык бу кан коюга каршы иде. Психикалары ныгып бетмәгән унсигез яшьлек егетләргә үзләренең гаделсез сугышта катнашуларын һәм җәмгыятьнең гаепләп карауларын аңлау авыр булгандыр. Бу күренешнең кайтавазы булачак дип ул заманнарда ук сәясәтчеләр дә, табиблар да әйтә иде. Өстәвенә, бу сугышта булган хәрбиләр әйтүенчә, наркотик матдәләр куллану очраклары да киң таралган булган. Сугышка кергән солдатларга авыруны баса торган дару – промедол бирелгән. Ә бу даруның тәэсир итү көчен героин белән чагыштыралар.

"Чечня сугышының кайтавазы булачак дип сәясәтчеләр дә, табиблар да ул заманнарда ук әйтә иде"

“Ватан сугышыннан кайткан бабайлар урамда кеше атып йөрмәделәр” - “Чечня кайтавазын” инкарь итүчеләр шулай ди. Сугышларның берсе дә эзсез узмый, яудан кайткан өч бабайның нинди хәлдә булганын исән әбиләр хәтерли әле. “Ватан сугышының халыкны эчкечегә чыгаруы” дигән темага өйрәнүләр юк, була да алмый торгандыр. Хәзер андый теманы өйрәнергә теләүчене хурлык баганасына бәйләп куячаклар – чөнки иптәш Сталин алып барган Ватан сугышы бары тик уңай яктан гына телгә алынырга мөмкин. Әмма сугыштан кайткан фронтивикларның үзләренең генә түгел, балаларының да эчкечелеккә чыгуы хак. Шул сугышта хәрби йөз граммнардан эчәргә күнеккән татар яңа айнып килә әле.

Бу вакыйгадан соң хәрби структураларда эшләүчеләрнең биографияләрен тагын бер кат карап, “кайнар нокта”ларда хезмәт иткәннәрен тагын бер кат актарып чыгарлар инде. Көч-хәл белән институт тәмамлап, әтисе/абые/җаные аркылы җылы эшкә урнашкан психологлар янына әңгәмәләргә чакырырлар. Психолог һөнәрен кимсетеп әйтүем түгел, бу ведомствода профессионаллар аз дип әйтергә теләвем. Профессионаллар булса, “Дальний”дагы садистларны аттестациядән уздырмаслар иде. Әңгәмәләр узачак, әмма тагын бер “триггер” килеп чыкса, шул ук күренеш кабатланачак. Без җиңдек, дошман өненә байрак кададык дип кенә сугыш бетми. Шуңа да “соңгы солдат күмелгәч кенә сугыш бетә” дип әйткәннәр дә инде.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG