Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шекспирны татарча, кырымтатарча һәм башка телләрдә тыңлагыз


Шекспир татарча, кырымтатарча һәм башка телләрдә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Шекспир татарча, кырымтатарча һәм башка телләрдә

23 апрель мәшһүр инглиз шагыйре һәм драматург Уильям Шекспир үлеменә 400 ел тула. Шул уңайдан Азатлык аның Һамлет әсәреннән танылган өзекне төрле телләрдә яздырып бер тупланма әзерләде.

Нәкый Исәнбәт тәрҗемә иткән әлеге өзек Шекспирның 2007 елда татар телендә басылган икетомлыгыннан алынды.

Яшәргәме, үләргәме? – менә нидә мәсьәлә.
Йә кайсысы яхшырак соң:
Явыз язмыш укларына баш июме,
Әллә, кулга корал тотып бу җафалар диңгезенә
Көрәш ачып, чик куюмы?
Үлү – йоклау. Артык һични.
Барлык йөрәк газапларың, тәнең дучар булган
Мең-мең җәфаларың шул бер йокың белән бетте,
Диеп уйлау – көтеп алган чик түгелме?
Үлү – йоклау: йоклау , бәлки, төш күрүдер!
Шик тә шунда.
Чери торган бу гәүдәдән аерылганда
Үлем исреклеге белән
Без нинди төш күрәчәкбез – менә нәрсә –
Безнең кулны тотып тора,
Менә нәрсә бездән гомер йөген сөйрәттерә.

XS
SM
MD
LG