Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Одиссея: Рәдиф Гаташ диңгезләренә сәяхәт" тамашасы узды

Казанда "Одиссея: Рәдиф Гаташ диңгезләренә сәяхәт" тамашасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

Казанда "Одиссея: Рәдиф Гаташ диңгезләренә сәяхәт" тамашасы

21 апрель Камал театрының кече сәхнәсендә "Одиссея: Рәдиф Гаташ диңгезләренә сәяхәт" исемле шигъри-музыкаль спектакль узды. Аны "Калеб" яңа буын җыены әзерләде.

Оештыручылар әйтүенчә, бу юбилей кичәсе түгел, шигърият бәйрәме. Сәхнәдә поэзия, музыка һәм яшьләр бергә тупланды. Сценарий авторы – Луиза Янсуар һәм Йолдыз Миңнуллина, режиссеры – Резеда Гарипова. Оештыручылар әлеге тамаша ярдәмендә Рәдиф Гаташ шигъриятендәге төп лейтмотивны – адәм баласының туганнан башлап гомер буена дәвам иткән сәяхәте – Одиссеясын чагылдырырга тели.

"Одиссея" спектакле шигърият һәм музыканың синтезы формасында бара. Төп каһарманнар – Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Резедә Сәләхова, Илфак Хафизов. Алар Гаташ поэзиясен яңгыраттылар.

Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге: Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган ретро җырларның яшь музыкантлар һәм җырчылар тарафыннан яңача, заманча башкарылуы. Көйләрне Juna төркеме, Эльмир Низамов, Алмаз Ахунов башкарды.

This item is part of
XS
SM
MD
LG