Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Мәҗлесне экстремистик оешмалар исемлегеннән алырга чакырды


АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Джон Кирби
АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Джон Кирби

АКШ Дәүләт департаменты Русияне Кырымтатар мәҗлесен "экстремистик" дип атау карарын гамәлдән чыгарырга чакырды.

АКШ Русияне Кырымтатар халкы мәҗлесен "экстремистик" дип атау карарын гамәлдән чыгарырга чакыра, диелгән АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Джон Кирби белдерүендә.

Мәҗлес - элеккедән эзәрлекләнгән кырымтатарларның идарә органы. Идарә кырымтатар мәдәниятен һәм халкын дискриминациядән саклау өчен мөһим. Мәҗлесне тыю - демократия кануннарын бозу, диелгән белдерүдә.

Кырым аннексиясен танымаган АКШ Дәүләт департаменты Кырымда Русия кануннарының кулланыла алмавы турында белдерде һәм Русиягә карата чикләүләрнең оккупация дәвам иткән кадәр дәвам итәчәген өстәде.

Русия Юстиция министрлыгы 18 апрель көнне Кырым прокуроры Наталья Поклонская карары нигезендә Мәҗлесне экстремистик оешмалар исемлегенә кертте һәм аның эшчәнлеген тыйды.

Киевта "кырымтатар халкын максатчан рәвештә түбәнсетү" турында җинаять эше ачылды. Мәҗлесне тыю карарына халыкара хокук яклаучы Amnesty International оешмасы кискен тәнкыйть белдерде.

XS
SM
MD
LG