Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театры Финляндия татарларына ике спектакль алып килде


Финляндия татарларының элекке чәй кичәләренең берсе
Финляндия татарларының элекке чәй кичәләренең берсе

Бүген Һелсинкида Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларын каршы алдылар. Алар анда ике спектакль күрсәтәчәк.

23 апрель көнне Һелсинкида Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең ике спектаклен күрсәтәчәк. Ун артист инде Финляндия башкаласына килеп җиткән. Финляндия татарлары оешмасының мәдәният өчен җаваплы вәкиле Тарик Кафиатулла Азатлыкка әйтүенчә, Казаннан кунакларны алар татар мәхәлләсе бинасында каршы алган.

Тинчурин театры шимбә көнне ике спектакль күрсәтәчәк. Аның беренчесе – Габдулла Тукайның 1907 елдан алып 1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган шигырьләре һәм “Исемдә калганнар” истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне” спектакле. Икенчесе – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без кырык беренче ел балалары” спектакле.

Тарик Кафиатулла әйтүенчә, әлеге спектакльләрне тинчуриннар үзләре тәкъдим иткән. Спектакльләрнең Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары кысаларында узуы сәбәпле, шагыйрь белән бәйле спектакль күрсәтелүе мөгаен гадәтитер.

Тарик Кафиатулла
Тарик Кафиатулла

​Спектакльләр шимбә көнне татар үзәгенең бәйрәм залында күрсәтеләчәк. Ә якшәмбе көнне инде Финляндия татарларында гадәткә кергән чәй кичәсе үтәчәк. Артистлар әлеге очрашу өчен татар халык җырлары, милли биюләреннән торган махсус концерт програмы әзерләгән. Билгеле булганча, андый чәй кичәләрендә 200дән артык татар катнаша.

Тарик Кафиатулла Тинчурин театрының Финляндиягә әле беренче генә килүен әйтә.

“Камал театрының безгә бер-ике тапкыр килгәне бар инде. Без еллар дәвамында Тинчурин театрын да китерергә тырыштык. 2014 елда Казанда булганда бу хакта сөйләшкән идек. Теләгебезгә ирештек”, диде ул.

Билгеле булганча, 2014 елны Казаннан Камал театры Финляндия татарларына "Бабайлар чуагы" тамашасын күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG