Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча casual" яз һәм җәй өчен яңа милли киемнәр күрсәтте


"Татарча casual" яз һәм җәй өчен яңа милли киемнәр күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

"Татарча casual" яз һәм җәй өчен яңа милли киемнәр күрсәтте

Казанда "Татарча casual"ның ябык күрсәтмәсендә "Яз-җәй 2016" милли киемнәр коллекциясе тәкъдим ителде. Проектның авторы Айгөл Сөнгатуллина "Татарча casual" киемнәрен Мәскәү мода атналыгында тәкъдим итеп, дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару теләге белән уртаклашты.

Бу атнада башында "Татарча casual" быел икенче тапкыр милли киемнәрен тәкъдим итте. Проектның авторы Айгөл Сөнгатуллина фикеренчә, күргәзмәнең төп максаты – осталарга һәм дизайнерларга милли киемнәр иҗат итәр өчен мөмкинлекләр тудыру.

Мондый милли киемнәр күрсәтмәсе еш оештырылмый икән. Танылган дизайнер Надежда Әюпова сүзләренчә, бүген гомумән бездә җиңел сәнәгать өлкәсе аксый, сыйфатлы тукымалар җитештерелми. Бу, бәлки, ихтыяҗ булмауга да бәйледер дип аңлатты әлеге хәлне Надежда ханым.

"Татарча casual - Яз-җәй 2016" коллекциясендә яшь дизайнерлар милли бизәкле киемнәр тәкъдим итте. Яңа коллекциядә татар халкының милли төсе – яшеллек өстен иде. “Без кимнәрне көндәлек өчен тегәбез. Натураль тукымаларның бөгәрләнә торган ягы бар. Көндәлек өчен ул бик уңайсыз. Без натуральлек һәм уңайлыкның уртаклыгын табып тукымалар эзләргә тырышабыз”, ди Айгөл Сөнгатуллина. Дизайнер Надежда Әюпова бу эшләрдә бераз идея җитеп бетмәвен әйтте, ләкин яшь осталарның уңышларын сизгән.

Хатын-кызларда көндәлек җиңелчә киемнәргә бигрәк тә ихтыяҗ зур. Ләкин күпләр фикеренчә, гади көндәлек күлмәкләр беркемгә дә кызык түгел. “Алар үзенчәлекле булырга тиеш. Миллилек бүген өстенрәк”, дип белдерде дизайнер, тегүче Зәрия Гыйльметдинова.

"Татарча casual" үз эшләрен яңа гына башлап җибәрүенә карамастан, киләчәктә Мәскәү мода атанлыгында катнашып, милли киемнәрне дөнья күләменә чыгармакчылар.

Күрсәтмәдә җырчы, “Тавыш” (“Голос”) проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова, билгеле телерадио алып баручы Гөлназ Фәйзрахманова да катнашты. Сәйдә кайчандыр беренче каналда милли киемдә җырлаган иде. Аңа аеруча озын итәкле көндәлек күлмәкләр ошый икән. Монда ул чыгыш ясаганда милли читекләр белән озын “Татарча casual” күлмәгендә чыкты.

XS
SM
MD
LG