Accessibility links

Марсель Шәмсетдинов: "Путин үзенең бюрократиясе белән генә көчле"


Марсель Шәмсетдинов
Марсель Шәмсетдинов

Чаллыда җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында ПАРНАС фиркасе вәкиле Марсель Шәмсетдинов гаделсез сайлаулар, дәүләт матбугат чараларын бетерү кирәклеге турында фикерләре белән уртаклашты.

Очрашуда ясаган чыгышының беренче өлешен Русиянең ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Марсель Шәмсетдинов Русия чиновникларының халыкны хөрмәт итмәүләре, керемнәренә генә яшәргә теләмәүләре, халык түләгән салымнар хисабына кыйммәтле машиналарда җилдерүләрен, зиннәтле сарайларда яшәүләрен, кыйбатлы ял итү урыннарында даими булулары хакындагы сүзләре белән башлады. Шул ук вакытта президент тарафына да уклар җибәрде:

“Путин – көчле түгел. Ул Русия бюрократиясе белән генә көчле булып күренә. Путин үзен бәреп төшерү ихтималын да аңлый. Быелның 18 сентябренә, сайлауга кадәр Русиядә акча җитәргә мөмкин. Аннан соң инде телевизорны суыткыч җиңәргә мөмкин. Ягъни, халыкны ашау, тамак, тормыш-көнкүреш ягы күбрәк борчый башлаячак. Акчаны каян алсыннар? Нефть бәясе 130 доллар булганда гына алар бераз халык мәнфәгатенә дә бирә алды. Путин демократик юл белән әлеге хәлләрдән чыгу вазгыятен таба алмаячак. Ул бит юкка гына 300-400 мең кешелек “нацгвардия” төзү турында белдермәде. Аның бөтен армиясендә бер миллион чамасы кешедер. Барысы да начар барганда халыклар инкыйлаб ясый да инде”, диде Марсель әфәнде.

Аннан соң сүзне Марсель Шәмсетдинов Русиядә гадел сайлауларның, депутат тикшерүләренең булмавы, җәмгыятьнең, сайлаучыларның халык хезмәтчеләре булган чиновниклар өстеннән бернинди дә контрольгә хокуклары булмавын да ассызыклады. "Хәзер алар түгел, без хезмәтчеләр булып калдык", ди ул.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Җыен барышында сорау бирелде: "Әгәр Путинны алып ташласак, Русиядә гадел сайлаулар булырмы соң? Шундыйлар ук хакимияткә киләчәк һәм барысы да шулай булып калачак бит?"

“Без башкачарак реформалар тәкъдим итәчәкбез. Аның буенча чиновниклар сезнең белән безнең контроль астында булачаклар. Русиядә тулысынча сайлау системын үзгәртәчәкбез. Сайлау комиссияләре шул ук чиновниклар тарафыннан төзелә. Ул комиссияләр шул ук чиновниклар мәнфәгатен кайгырта. Безгә алга киткән илләрдәге үрнәкләрне кулланырга кирәк. Инде Украинаны гына алсак та, анда хәзер сайлауларда 38ләп фирка катнаша. Сайлау комиссияләренә дә 38 кеше кертелә. Кемдер ниндидер кагыйдәне боза икән, бер-берсен “чәйнәргә” дә мөмкиннәр. Бу сәяси көндәшлек дип атала.

Украина әле азат булып ике ел чамасы гына яши. Алар инде сайлау эшләрендә ниндидер кагыйдәләргә килде. Сайлаулар Европадагыча булса, безнең комиссияләрдә “Бердәм Русия” белән бергә ПАРНАС, “Гадел Русия” һәм башка фиркаләр булыр иде. Без бер-беребезгә хәрәмләшүләргә ирек бирмәс идек”, дип фикер йөртә Марсель Шәмсетдинов. Шушы сүзләренә каршы бер катнашучы “Бердәм Русия” хакимияттә булганда моңа беркайчан да юл бирмәячәк”, дип белдерде. “Минем бу сүзләрне инде “Бердәм Русия” хакимияттә юк, халык урамнарга чыккан вакыт дип кабул итәргә кирәк”, дип җаваплады Шәмсетдинов.

ПАРНАСның Татарстандагы җитәкчесе матбугат буенча да нинди уйда булуын әйтте. “Дәүләти матбугат чараларын бетерергә вакыт җитте. Безнең салымнар хисабына яшәгән матбагалар аша губернатор яки президент мәктәпләр ачып, кызыл тасмалар кисеп йөри. Аның ул мәктәпләре дә шул безнең салымнар хисабына төзелгән бит. Президентлар, губернаторлар ул мәктәп-бакчаларны, хастаханәләрне үз акчаларына төземәгән. Нинди дә булса ширкәт ачылганда да эшмәкәр үз акчасына, кредит алып төзи. Шәхси газетлар да булдыра алганча язалар, реклама эшли һәм саталар. Ә дәүләт газетлары “халява”да, Татарстан матбугатына казнадан 2,5 миллиард сум бүленгән. Шушы ук безнең салымнар акчасына безне “Ватанны яратырга” өйрәтәләр.

ПАРНАС демократик фиркасенең матбага буенча мондый тәкъдимнәре бар: Русиядә җәмәгать матбагалары гына булырга тиеш. Мөһим, зуррак басмалар мөхәррирләре депутатлар, губернаторлар кебек үк сайланырга тиеш. Алар башкарма хакимиятләрдән дә, парламенттан да бәйсез булырга тиешләр. Шулай ук мин чиновникларны да, район полициясе башлыгын, казыен, башкаларны сайлап кую ягында. Бүген казыйларны президент билеләп куя. Ул казыйлар хакимияткә ничек кирәк, шундый карарлар чыгара”, дигән сүзләрне ишетте җыелган халык.

Очрашу азагында Марсель Шәмсетдинов быелның 18 сентябрендә Русия Думасына сайлаулар билгеләнүен искәртте. “Без Чаллыдан хәзерге вакытта бернинди дә фиркадә тормаган Рузил Мингалимовны Думада депутат итеп күрергә телибез, шул юнәлештә эш алып барабыз”, диде ул җыен азагында.

Рузил Мингалимов
Рузил Мингалимов

Әлеге җыенда Рузил Мингалимов үзе дә булды һәм кайбер фикер алышуларда катнашты.

XS
SM
MD
LG