Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радик Юльякшин: "Мин татарча сөйләшәм" чарасына чакырсалар, катнашыр идем"


Радик Юльякшин: "Мин татарча сөйләшәм" чарасына чакырсалар, катнашыр идем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Радик Юльякшин: "Мин татарча сөйләшәм" чарасына чакырсалар, катнашыр идем"

Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы, үзен башкорт милләтеннән дип таныштырган Радик Юльякшин апрельдә җиденче тапкыр Казанга концерт белән килде. “Мин башкорт егете, ләкин татарча да җырлыйм, чакырсалар “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашыр идем”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Татарстан башкаласында Радик беренче концерт куйганда, казаннар ничек кабул итәрләр дип курыккан. “Мин эстрада җырчысы булсам да, башка стильдә, башка төрле костюмнардан чыгыш ясыйм”, ди ул. Ләкин егет сәхнә түренә чыгуга, үзенең Татарстанга дөрес вакытта, дөрес көндә килүен аңлаган. Моңа кадәр Радик ярты ел республика районнары буйлап гастрольләрдә йөргән.

Башка татар эстрадасы җырчыларыннан аермалы буларак, Радик Юльякшинның концерт-тамашасы өч телдә бара: татар, рус һәм башкорт телләрендә.

“Концертымда татарлар яисә башкортлар күбрәк дип әйтеп булмый. Һәрберсе бертигез килә, һәр милләт тамашачысына 30% бирер идем, ә калганнары чит-ят милләт вәкилләре дә булырга мөмкин”, ди Радик.

Җырчы үзен горур итеп “мин башкорт” дип таныштырды. Башкортстанда туып-үсеп, анда яшәгәнгә ул үзен чын башкорт милләтеннән дип саный. Бары тик Мәскәүгә киткәч кенә рус һәм татар телендә дә җырлар иҗат итә башлаган.

Еш кына Радик Юльякшин турында, “Татар телен вата-сындыра җырлый, бер сүзен аңламыйбыз”, дигән фикерләр яңгырый. Радик үзе әлеге сүзләргә исе китми икән. Гомумән, башкортлар белән татарларны аерырга һәм әлеге милләтләрне узыштырырга ярамый дип саный. “Мин иҗат кешесе, һәм иҗатта милләт вәкилләренә бүленү дөрес күренеш түгел. Безнең телләр, көй-моң бер-берсенә охшаган. Башкортлар яисә татарлар алдарак дип әйтү урынсыз, без бер тирәдә. Казакъстаннан килеп татарча җырлый алучы бар икән, димәк ул, һичшиксез, тамашачы күңеленә үтеп керәчәк”, дип саный җырчы.

Беренче вакытларда татарча сөйләшкәндә Радик бик каушаган. Әле дә сөйләмендә аралашкан вакытта башкорт сүзләре күп очрый, ләкин Татарстанда еш булу сәбәпле, татар телен камилләштерә икән.

“Мин үзем башкорт телендә күбрәк аралашам, әниемә шалтратканда да саф үземнең туган телемдә генә сөйләшәм. Бәлки бер-ике елдан шулай ук чиста итеп татар теленә дә өйрәнермен”, ди ул.

Радик башкорт егете булса да Татарстанда татар телен саклап калуга юнәлтелгән проект-чараларга битараф түгел икән. 26 апрельдә үтәчәк “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турындагы сүзне шундук эләктереп алды.

“Мин әлеге чара турында беләм, ул вакытта Казанда булсам, һичшиксез, катнашыр идем. Татар теле көне проектларын мин социаль челтәрләрдә дә һәрдаим күзәтеп барам. Мөмкинлегем булса, йәисә күреп өлгерсәм, әлеге эстафеталарны Вконтакте, инстаграмнарда җиңеллек белән эләктереп алачакмын”, дип ул чарада катнашу теләген белдереп безнең белән саубуллашты.

XS
SM
MD
LG