Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинчы яшь башкорт җырчысы Казанда беренче концертын куйды


Башкорт җырчысы Радик Юльякшин Татарстанда беренче концертын куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:42 0:00

Башкорт җырчысы Радик Юльякшин Татарстанда беренче концертын куйды

7 октябрь Казанның филармония залында яшь башкорт җырчысы Радик Юльякшин Татарстанда беренче концертын куйды. Концерт барышында ул Путинны туган көне белән котлап аның хөрмәтенә тамашачыларны шаулатып та алды.

Музыкантлар да, алып баручы да булмауга карамастан, филармония залы тулы 600ләп тамашачы иде. Балалардан алып урта яшьтәге апа-абыйлар да күренде монда. Җырчы репетуарындагы татар, башкорт һәм рус җырларын башкарды. Алып баручы ролендә дә Радик Юльякшин үзе булды.

“Бик шат мин сезнең белән күрешүгә! Әйдәгез бу кичәдә бергәләшеп “отдыхать һәм кайфовать” итик! Мин ни татарча, ни башкортча, ни русча сөйләшә белмим. Шуңа да тел ягыннан әллә нинди “не понятный” кеше булып чыктым. Сез мине аңлыйсызмы, дуслар?” дип башлады концертны Башкортстаннан килгән җырчы.

7 октябрь – Владимир Путинның туган көнен истә тотып, туган көне белән котлап аның хөрмәтенә тамашачыларны шаулатып алды. Җанатарлары Радикның Русия президентына карата мактаулар җиткереп торуын яхшы белә. Башкорт җырчысы еш кына Путинның фотосурәте төшкән футболкалар киеп чыгыш ясый.

“Машинада да, наушникларда да, радиодан да тыңлыйбыз Радик Юльякшин репертуарындагы җырларны. Үзенчәлекле шәхес. Сәхнәдә ниндидер яңалык булып тора. Концерттан соң да янә карыйсы килә. Бии, җырлый. Энергиясе ташып тора. Репетуарыннан 25% җырын улларым да яратып башкара”, ди концертта тамашачы буларак утыручы Тинчурин театры актеры, алып баручы Рөстәм Гайзуллин.

Радик Азатлыкка Татарстанда беренче концерты узу сәбәпле, курку-борчулары булуын яшермәде.

“Тамашачы ничек каршы алыр икән дип кайгырдым. Зур рәхмәт, җылы каршы алдылар. Күңелем сезнең йөрәкне сизде, аңлады. Ишеткәнсез, концерт өч телдә узды: башкорт, татар, рус телләре. Өр яңа форматта. Тамашачыга охшасын дип тырыштым. Һәр милләт өчен дә туган телләрендә җыр башкардым. Татарстанда беренче концертларым узуга мин бик шат. Рәхмәт, халкым!”, диде Радик Юльякшин.

Концерт тәмамлану белән тамашачылар җырчыны фойеда чолгап алды: берәүләр фотосурәткә төшсә, икенчеләре Радикка җылы сүзләрен әйтергә, яшь кызлар җырчыдан имза алып фото-селфига төшәргә ашыкты.

XS
SM
MD
LG