Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены милли дресс-код кысаларында үтте


Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае милли дресс-код кысаларында үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае милли дресс-код кысаларында үтте

Бу елгы татар хатын-кызлары корылтае оештыручыларның һәр катнашучыга калфак киеп килү таләбе һәм төрле төбәкләрдә милли кием тегә башлау тырышлыклары белән истә калачак. Форумда Мәскәүдәге татар мәктәбен саклап калу һәм яшьләргә милли мирасны тапшыру гозерләре дә яңгырады.

Бөтендөнья татар-хатын кызлары форумының секцияләре утырышлары бер көн алдан - якшәмбе 24 апрель көнне башланып киткән иде. Анда да делегатлар калфаклы килеш күренде.

Инде 25 апрель көнне Тинчурин театрында 500 артык делегатны җыйган пленар утырышта калфакларның энҗеләре, милли күлмәкләрнең ялтыравы, яулыклардан күз камаша иде. Кемдер гадәти киемне тулыландырып кечкенә генә калфак тагып җибәрсә, ханбикәне хәтерләткән күлмәк, камзул һәм баш киемен киеп килүчеләр дә булды.

Беренче булып форумың төп оештыручысы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кәдрия Идрисова эшләгән эшкә хисап тотты һәм татар-башкорт дөньясында "Татар кызы" бәйгесен үткәрүче, милли китапханә ачучы, милли татар ашлары серләрен яшьләргә тапшырып баручы ханымнарны атап, аларга рәхмәтләр әйтте.

Аннан соң сәхнәгә Мәскәүдәге татар зыялылары клубы җитәкчесе, язучы Нәзифә Кәримова күтәрелде. Ул үзенең чыгышында Мәскәүдәге татар яшьләренең оешмалары, аларның заманча һәм оешкан дәрәҗәдә чаралар уздыруы, дистәләрчә татар егете-кызының парлашуы турында сөйләде. Нәзифә Кәримова Мәскәүдәге милли компонентлы бердәнбер мәктәп җитәкчесенең кайчан булса да лаеклы ялга китүеннән соң, аны алмаштырырлык кеше булмау һәм этно-мәдәни компонентны саклап калу куркынычы хакында әйтте.

Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Аннан соң сәхнәгә чыккан төрле төбәк татар-хатын кызлары үзләрендә эшләгән эш турында хисап тотканда тегүчеләргә барып милли кием тектереп яки үзләре ателье ачып җибәрү хакында сөйләде. Аларны бу эшкә тарихи милли киемнәрне заманчарак итү, театр, сәхнә костюмыннан китеп, аны бүгенге тормышка яраклаштыру теләге ята. Бу хакта сәхнәдән күп санлы чыгышларда әйтелде. Кадрия Идрисова да киләсе корылтайга татар милли кием дизайнерлар бәйгесен оештырырга җыенуын игълан итте.

Калфак яратучылар туе

Калфаклар кию таләбен хатын-кызлар уңай кабул итте. Башкортстан делегаты, "Берлек" оешмасы җитәкчесе урынбасары, "Татар кызы" җирле бәйгесен оештыручы Зәлия Ахунова татар дизайнерында заманча милли күлмәк тектереп, аны милли чараларга еш кына киеп йөрүен һәм башкаларга да милли дресс-код таләбе куюын хәбәр итте.

Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районындагы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Надирә Әбделганиева да татар милли баш киеменә мода кертеп җибәрү омтылышын хуплады. "Бездә кызлар туйларга, Сабантуйларга калфактан йөри башладылар", диде ул.

Аделаида татар-башкорт җәмгыяте идарә комитеты әгъзасы Сафия Вәлиева да Азатлыкка Австралиядәге татар хатын-кызларының милли киемнәрне Корбан бәйрәме, Сабантуй кебек чараларда бик яратып киюләре хакында бәян итте.

Тинчурин театрында пленар утырыш белән бергә муенсалар, беләзекләр, Оренбур шәлләре, чүәк, читек, милли хисләр белән сугарылган рәсем күргәзмәсе дә оештырылган иде. Ә пленар утырыштан соң Казан ратушасы бинасында Калфак туе үткәрелде, анда татар ханымнары милли киемнәр күрсәтеп, тегергә өйрәнеп, матурлык, милли музыка дөньясына чумды.

XS
SM
MD
LG