Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар хатын-кызлары форумы җыр-биюгә генә калмасын иде"

2014 елның маенда узган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак. "Ак калфак" оешмасы янә ханымнарны көндәлек проблемнардан арындырып кәефләрен күтәрергә тели.

Казанда 24-26 апрель коннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җыела. Аны "Ак калфак" оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештыра. Форум кунаклары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларда да катнашачак.

Гадәттәгечә, хатын-кызлар форумында республика районнарыннан һәм Русия төбәкләреннән, чит илләрдән делегатлар катнаша. Быел кунаклар республиканың 43 районыннан һәм татарлар яшәгән 22 чит илдән киләчәк, барлыгы 500 делегат килүе көтелә.

Форум кысаларында "Мәгариф системасында милли тәрбия", "Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү", "Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар" дип аталган секцияләр эшләячәк.

Элекке форумнарда ясаган иң тәэсирле чыгышлары белән истә калган Истанбул татарларының Идел-Урал төркиләре җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Ураллы быел форумда борынгы уен коралларының бала сәламәтлегенә һәм милли тәрбиягә йогынтысы турында сөйләргә җыена. Бу теманы аңа Казаннан шалтыратып әйткәннәр.

Гөлтан Ураллы: балаларга милли уен коралларында уйналган көйләр тыңлатыйк
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00
йөкләү

"Хәзерге көндә татар музыкасы синтезатор, электроник гитара, әллә нәрсәгә калды. Әмма безнең борынгы уен кораллары, ул уен кораллары белән җырларган көйләр, моңнар бетте. Тагын кайтырга кирәк бу уен коралларына. Андый уен коралларыннан килгән матур позитив көйләр баланы үстергәндә бик мөһим. Бу эш әниләргә, хатын-кызларга төшә. Әни кеше баласы булачагын белгәч тә 9 ай баласына шул уен коралларында уйналган музыканы ишеттерсә, ул монңы, ул мәдәниятне бала әни эчендә үк үзенә сеңдерә", диде безгә Гөлтан ханым. Төркиядә музыка белән дәвалаучы Tümata сәнгать төркеме бар.

25 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында Форумның пленар утырышы узачак. Шул көнне кич кунакларны Казан ратушасының колонналы залында көтәләр. Монда "Калфак туе" дип аталган чара оештырыла. "Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова өчен "Калфак туе" форумның "йөзек кашы" булачак.

"Үзенчәлеге шунда - чарада катнашучылар барысы да калфак киеп килергә тиеш була. Бу үзенә күрә бер дресс-код. Чара уңышлы үтсә, аны ел саен уздырырга исәп бар", диде Кадрия ханым пресс-конференциядә.

Татар хатын-кызына 6 караш

"Тыйнак тегүче"

"Серле елмаю артында аларның күңелендә нәрсә булып ятканын белү бик авыр"
1/6 "Тыйнак тегүче"
"Серле елмаю артында аларның күңелендә нәрсә булып ятканын белү бик авыр"
Бу атна Казанда узачак хатын-кызлар корылтае алдыннан социаль челтәрләрдә "татар хатын-кызы нинди була" дигән темага сөйләшү булды. Анда туган фикерләрне рәсемгә төшереп карарга булдык. Әлеге рәсемнәрдә, укучыларыбыз фикеренчә, татар хатынының төп сыйфатлары чагылдырыла. [Рәсемнәрнең авторы – Гүзәл Гарипова.]
"Биюче өчпочмаклар"

"Кунакчыл. Кунакларны сыйлаганда тыйнак."
2/6 "Биюче өчпочмаклар"
"Кунакчыл. Кунакларны сыйлаганда тыйнак."
Бу атна Казанда узачак хатын-кызлар корылтае алдыннан социаль челтәрләрдә "татар хатын-кызы нинди була" дигән темага сөйләшү булды. Анда туган фикерләрне рәсемгә төшереп карарга булдык. Әлеге рәсемнәрдә, укучыларыбыз фикеренчә, татар хатынының төп сыйфатлары чагылдырыла. [Рәсемнәрнең авторы – Гүзәл Гарипова.]
​"Чисталык чире"

"Татар хатыны һәрвакыт супер чиста. Үзе татарча белмәсә дә, татар мәдәниятеннән ерак булса да, өендә бер тузан тапмаслык. Артык тырыш-уңганнар."
3/6 ​"Чисталык чире"

"Гайбәтче"

"Татар хатыннары гайбәт сатарга ярата. Аны маркетинг дип тә атыйлар. Көнчеләргә күрше тавыгы күркә булып күренә."
4/6 "Гайбәтче"

"Таш очпочмак"

"Татар хатыннары дөньяны алар өстери дип саный."
5/6 "Таш очпочмак"

"Өчпочмакландым"

"Кеше күңелен күрә-күрә кичкә таба үзләре дә өчпочмакка әйләнә"
6/6 "Өчпочмакландым"

Previous slide
Next slide

Дөньяда күп әйбер зур тизлек белән үзгәрә баруга карамастан, татар хатын-кызлары оешмасының үз эшенә һәм форумнарына яңалыклар кертергә теләмәве күренә. "Күбрәк шул җыр-биюгә генә кайтып кала шул", диде ике ел элек форумда Удмуртиядән катнашкан Рафилә Рәсүлева.

"Теге чакта барганда да миңа анда күбрәк олы кешеләр җыелган кебек тоелды. Яшьләр өчен чаралар аерым оештырыла. Аларны да җәлеп итәргә иде", диде Ижауда чыгучы “Яңарыш” газеты журналисты Рафилә ханым. Быел форумга Удмуртиядән татар укытучылары һәм белгечләр, "Иман" яшьләр берлегеннән бер кыз бара.

Элекке форумнарның берсендә
Элекке форумнарның берсендә

Тәрбия темасы да бик мөһим, әмма мондый форумнарда аерылган гаиләләр, атасыз үскән балалар темалары күтәрелми, ди Рафилә ханым. "Болар барысы да хатын-кыз җилкәсендә һәм аңа ярдәм кирәк. Гарип, авыру балаларны үстергәндә хатын-кызга рухи ярдәм кирәк".

Быел да Казанга җыелачак 500ләп хатын-кыз арасында табиблар, адвокатлар, җитәкчеләр, дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр һәм төрле һөнәр ияләре булачак. Казан аларга үзара танышырга һәм фикер алышырга, таралышкач та ярдәмләшеп яшәргә мөмкинлек бирә ала.

XS
SM
MD
LG