Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы мәхкәмә Мәҗлесне тыйды


Кырымтатар Милли мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял карарны шикаять итәчәкләрен әйтте.

Кырымның Русия билгеләгән Югары мәхкәмәсе Кырымтатар Милли мәҗлесен экстремистик оешма дип игълан итте һәм аның эшчәнлеген Русиядә тыю карарын чыгарды. Карарны хөкемдар Наталья Терентьева укыды. Аның сүзләренчә, карар бер ай дигәндә шикаять ителә ала.

Карар укылгач ук җыелган кешеләр тиз арада залдан чыгып киткән. Кырымтатар Милли мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял караны шикаять итәчәкләрен әйткән.

Кырымтатар Милли Мәҗлесе – Кырымтатар халкы исеменнән карарлар кабул итәргә хокуклы булган башкарма оешма. Украина һәм Русиядә иҗтимагый-сәяси оешма буларак теркәлмәгән. Мәҗлес Кырымтатар халкы корылтаенда 1991 елда сайланды. Аның беренче рәисе Мостафа Җәмилев иде. 2013 елда Акмәчеттә Кырымтатар халкы корылтае үтте. Мәҗлеснең яңа рәисе итеп Рифат Чубаров сайланды. Мәҗлеснең вәкилчелекләре Төркия, АКШ, Романия һәм Болгарстанда бар.

XS
SM
MD
LG