Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калфакны көндәлек тормышка кертеп буламы?


Кадрия Идрисова: "Калфак туе - миллилекне кайтаруның төп туе булырга тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00

Кадрия Идрисова: "Калфак туе - миллилекне кайтаруның төп туе булырга тиеш"

Калфак дизайнеры һәм татар киемен яратучы яшьләр "Калфак туе"н көндәлек тормышка әйләндерү мөмкинлеге турында уйлана.

25 апрель Казан Ратушасында "Калфак туе" дигән театрләштерелгән тамаша үтте. Чара дүртенче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында оештырылды. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Азатлыкка, калфакның татарның асыл билгесе булып торуын әйтте.

"Әлеге асыл билгене халкыбызга ныклап төшендерү өчен без быелгы хатын-кызлар форумына килгән делегатларның һәрберсенең бүләк букчаларына кечкенә калфаклар тектереп салдык.

Калфак киеп йөрү гадәти көнкүрешкә кереп китсен иде. Без әгәр дә милли киемнәрдән киенәбез икән, үзебезнең мили телебездә, ана телебездә сөйләшә башлыйбыз дигән сүз. Ул бер-берсенә шулкадәр нык бәйләнгән. Бу калфак туе-үзебезнең миллилекне кайтаруның төп туе булырга тиеш", дип белдерде ул.

Хатын-кызлар оешмасының бу башлангычын калфак җитештерүчеләр, халык, рәсми оешмалар күтәреп дәвам итәргә әзерме? Күп кенә рәсми урыннарда дресс-код кертелгән, шул санда почта, ЗАГС кебек урыннарда хатын-кызларның баш киемнәре дә бар.

MISA бренды дизайнеры Миләүшә Мусина калфакны көндәлек тормышта киеп йөрү тәкъдименә уңай карый. Аның фикеренчә, хәзерге көндә калфак бәйрәмчә киенү рәвеше булып торса, киләчәктә аны заманчалаштырып дресс-кодка кертеп җибәрергә мөмкин.

"Түбәтәй – ул татар хатынының таҗы"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00


"Әйтик, хәзер аны театрга, бәйрәмгә генә тагып киләләр һәм әлегә киючеләр күп түгел. Хәзер без балалар өчен кечкенә милли калфаклар ясыйбыз, кечкенәдән үк баш киемен кияргә өйрәтәбез", диде Азатлыкка дизайнер.

Офиста эшләүчеләрнең дресс-кодына да калфакны кертеп булыр иде, дип өстәде Миләүшә Мусина. Әмма аның өчен милли дизайнерларның күбрәк булуы һәм күбрәк төрле-төрле, милли, заманча кием эшләп чыгаруы кирәк.

"Кемгәдер кечкенә түгәрәк, башкаларга бияләй-калфак ошый. Кеше үзенең куңеленә хуш килгән әйбер тапса, киеп йөрер иде, минемчә", дип үз фикере белән уртаклашты Казан дизайнеры.

Калфак - җаваплылык

Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Ленария Мөслимова көн дә калфак кия алмыйм, ди.

"Нигә дисәгез, калфак кисәм, милләт алдында болай да икеләтә тойган җаваплылык хисен, бишләтә тоя башлыйм! Чыннан да, бүгенге көндә Америка булсынмы, Кытай яки Татарстан халыклары киенү мәдәниятенең аермасы һич юк. Калфак киеп чыгу "мин сездән башкарак" дигән кычкыру шикелле, шуңа күрә сиңа җәмгыять ягыннан игътибар күбрәк. Хатын-кызларга калфак, ир-егетләргә түбәтәй киюне үзеңне тәрбияләү ысулы кебек кулланырга да була.

Ленария Мөслимова
Ленария Мөслимова

Тәртипсезләнеп йөрүем түгел инде бу, ягъни урамда гомумән халыктан аерылмыйча кроссовка, джинсы киеп чыгып китәсе килгән вакытлар да бар. Менә Татарстаннан чит регионнарга чыкканда инде башка сәясәт, анда башкалардан бик тә аерылып торасы килә. Минем бүгенге көндә бер калфагым бар - Мәскәүдә Яузадагы театрга киеп барган идем. Тирә ягымда булсынмы, урамда, Мәскәү метросында елмаю, сокланып карашлардан һәм инде үземнең эчемдәге җаваплылык, урыны белән горурлык хисеннән башка берни дә тоймадым", диде безгә Ленария Мөслимова.

XS
SM
MD
LG