Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрьне илаһилаштыру кирәкме?


Габдулла Тукай Казанның Клячкин хастаханәсендә. 1913 ел
Габдулла Тукай Казанның Клячкин хастаханәсендә. 1913 ел

Бер гасырдан артык дәвердә татарның иң мәшһүр шагыйренең тормыш юлы тәмам өйрәнеп бетелергә тиеш иде кебек. Әмма – юк. Тукайны өйрәнү аңа мәдхия укуга гына кайтып кала. Ни өчен һаман Тукайның ачык һәм аңлаешлы биографиясе язылмый?

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән татар теле һәм әдәбиятыннан дөньякүләм контроль эшнең җавапларында хаталар киткәне билгеле булды. Кызганыч, бу ниндидер бер гайре табигый хәл түгел. Шулай буласын алдан фаразлап була иде. Татар мәктәпләрендәге элмә такталарда хата булганны, контроль эштә хата җибәрми калабызмы соң? Мәгълүмати вакуум барлыкка килсә, аны башка әйберләр тутыра башлый. Тукай турында замана укучысына яраклы мәгълүмат булмауны пафос алыштыра. Чыгышларны тыңлап карыйсың – “Тукай” сүзен башка шагыйрь, язучы исеменә алыштыр да, сөйлә – берни үзгәрми. Чөнки ул сүзләрдә мәгълүмат юк. Баллы пафос.

Габдулла Тукай

Габдулла Тукай

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي‎; 1886 елның 26 апреле, Кушлавыч авылы – 1913 елның 15 апреле, Казан) – татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.​

Азатлыкта Википедия

Халык өчен әһәмиятле күренешләргә һәм шәхесләргә аек акыл белән карау юк. Никадәр генә “Аурупалы Татарстан” булырга теләсәк тә, артыбыздан озын шәрык койрыгы сөйрәлеп бара. Төлке – җиһан корткыч үзе көнләшерлек матур һәм йөнтәс койрык ул. Шуңа ахырысы мәгълүматны ничек бар - шулай кабул итә алмый безнең кеше. Тәнкыйть хурлауга, мактау ялагайлануга әйләнә. Шәхесне гадәти бер кеше буларак кабул итмиләр, ул һинд фильмнарындагы каһарманнар кебек йә кара, йә ак кына. Цивилизацияле дөнья инде күптән төсле телевизорга күченде, ә татар, совет заманындагыча, аклы-каралы телевизорын кочаклап утыра.

Дөньяны аклы-каралы гына итеп күргәч, дошманнар һәм байрак кирәк. Байракларның берсе - Тукай. Без Тукайлы халык! Тукай исән вакытта берәр кешегә шундый караш булса, ул байракны шагыйрь ничә сатирик шигырендә тетеп аткан булыр иде икән? Бүгенге замандагы шушы күренешләрне тәнкыйтьләп язучы кеше пәйда булса, мин “яңа Тукай туды” дияр идем. Юк шул. Югалткан мәхәббәтләрен эзләп, елап кына яталар.

Бер гасырдан артык дәвердә татарның иң мәшһүр шагыйренең тормыш юлы тәмам өйрәнеп бетелергә тиеш иде кебек. Әмма – юк. Тукайны өйрәнү аңа мәдхия укуга гына кайтып кала. Китапларын укырга кирәк, мәдхия түгел!

Тукайны өйрәнү аңа мәдхия укуга гына кайтып кала

Шагыйрьнең туган көне, аеручы юбилее якынлашкандагы хәлләрне “тукаяфилия” дип атап була. Бар җирдә дә аның шигырьләрен - гадәттә, аның иң билгеле ун шигыренең берсен сөйлиләр. “Без – Тукайлы халык!” Һәм... шуның белән бер елга онытырга да була.

Тукай музеена керсәң, соңгы егерме елда берни дә үзгәрмәгәнен күрәсең. Казанында да, Кырлаенда да. Казандагы музейның ничә еллар ремонтка, яңа экспозицияләргә акча күргәне юк. Тукайның йөзеннән алынган масканың күчерелмәсе дә юк, идән җыештыручы монысын төшереп ватса, экспонатсыз да калабыз икән әле. Кырлай музееның мәйданы нинди зур, анда әллә нәрсәләр эшләп чыгып, мәсәлән, балалар өчен заманча квестлар оештырып булыр иде. Бакый Урманче ясаган, инде череп беткән шүрәлеләр. “Ник тудым” кыяфәтле хезмәткәрләрнең ятлаган текстлары белән бу заманда кемне кызыктырып булсын?

Шигырь бәйрәме – шул ук хәл. Микрофонга бу-бу-бу итеп шигырь сөйләүнең гел туган тел бәйрәменә йөргән кешеләрдән кала беркемгә дә кызык түгеллеген аңлар өчен дистә еллар вакыт та җитми, ахыры.

Шагыйрьне илаһилаштыру озак еллар дәвам итә

Менә шушы пафос һәм тормышны бизәп күрсәтергә теләү Тукайны өйрәнүгә зыян сала да инде. Шагыйрьне илаһилаштыру процессы озак еллар дәвам итә. Адәм баласы “Без – Тукайлы халык”ны исендә калдырса, бөек икәнен белсә, шул җиткән, шигырен белү мөһим түгел. Менә шушы илаһилаштыру шыр надан җаваплардан торган тест төзүгә һәм шул шыр надан тест сорауларына хаталы җаваплар тәкъдим итүгә китерә дә инде. “Тукай ничәнче елда Җаекка киткән дә, ничәнче елда аннан кайткан?” Гениаль сораулар. Замана укучысы өчен шагыйрь иҗатындагы иң мөһим мәгълүматлар шушымы?

Шагыйрь үзе дә илаһи зат итеп күрсәтелә. Тукайның чын йөзен белмичә үсә татар баласы. Казан урамнары буйлап аның тук кыяфәтле, матурланган-бизәлгән рәсемнәре эленгән. Чандыр, сабый йөзле, шикле карашлы Габдулла Тукай урынына аның бизәлгән образы. Бизәлгән тарих.

Тормышының һәм иҗатының дәреслекләрдә сурәтләнмәгән яклары турында язган кешеләр тәнкыйть утына тотыла. Шундый тәнкыйтьчеләрне күргәч, боларның беркайчан да балалар йортында үскән ятимнәр белән очрашканнары юктыр дип уйлыйм мин. Ятимнәрнең күбесенең язмышы кагылу-сугылуда, төрле гаиләләрдә үтә, алар гадәттә бөтен дөньяга, шул исәптән хәтта үзләренә яхшылык эшләгән кешеләргә карата да үпкәле була. Әти-әни тәрбиясен күрмәгән кешенең үз-үзен тотышы, дөньяга карашы үзгә була. Әле аталы-аналы, җитеш тормышлы кешеләр хәмер тозагына килеп керәләр, үксез баланың татар милләтенә сулыш өрерлек әдип була алуы үзе бер каһарманлык.

Тормышының дәреслекләрдә сурәтләнмәгән яклары турында язган кешеләр тәнкыйть утына тотыла

Тукайны һәм аның якыннарын илаһилаштыру шул кадәргә килеп җиткән, хәтта күрәләтә аерымачык мәгълүматларга да игътибар итүче юк. Әнисе Мәмдүдә икенче кешегә кияүгә чыкканда Габдулланы Шәрифә карчыкка калдыра. Малай анда кыен күрә, аяклары бозга катканчы урамда басып торуы мәгълүм. Рәсми тарих буенча, Шәрифә – әшәке образ. Шушы күренешне бүгенге заманга күчереп карыйк. Ике яшьлек баласын авылдагы бер әбигә (туганнарына да түгел, чит кешегә!) калдырып кияүгә киткән, шул сәбәпле ике яшьлек баланың урамда бозга ябышып кату хәленә җитүе турындагы яңалык Малахов тапшыруының чираттагы темасына әйләнер иде. Бөтен ил телевизордан карап, аяклары бозга каткан бичара баланы кызганып, әнисен сүгәр иде. Астаховлар Мәмдүдәне аналык хокукларыннан мәхрүм итү буенча эш башлап җибәрер иде... Шәрифә карчык та үз гамәлләрен аңлата алыр иде – ул ялгыз әби, ашау ягы каты-коты, аның инде ике яшьлек баланы карарлык көче дә, хәле дә юк... Тапшыруга килеп утырган Мәмдүдә үзен яклап сөйли:

– Мине көчләп кияүгә бирделәр... Тарихчылар киләчәктә китапларда шулай язачак...

– Кияү балаң бар икәнен белгәндер бит? Кем балаңны калдырып кияүгә китәргә кушты? Кияү? Габдулланың “Исемдә калганнары” буенча, яңа әтинең баланы яратуы билгеле. Туганнарың куштымы? Әгәр туганнарың калдырырга кушкан икән, нигә Тукай биографиясендәге бу факт өйрәнелмәгән? Бу бит коточкыч факт – бала әнисе исән килеш ятимгә әйләнеп, чит гаиләгә эләгә.

Казаннан килгән “орчык кадәр мулла баласын карарга кеше юкмыни” дигән журналистка да җавап табылыр иде – аның бит туганнары бар, исән туганнары булган баланың тормышына кем тыкшынсын?

Тукайның ятимлеге әнисе исән вакытта ук башлана

Тукайның ятимлеге аның әти-әнисе үлүдән түгел, әнисе исән вакытта башлана. Заманында ни өчен аның кагылуда-сугылуда йөри башлавына җавап таба алырлар иде – моның өчен Кушлавыч, Өчиле, Сасна Пүчинкәсендә үз вакытында сорашырга гына кирәк булган. Әмма болар берсе дә эшләнмәгән. Эшләнмәве, безнең заман пафос остазлары өчен әйбәт – мәгълүматлар булмау сәбәпле, тарихны заманга яраклаштырып теләсә никадәр боргалыйлар. Ничек кирәк шулай язып була – аңа Өчиледә кыен булган, ә юк, аңа анда рәхәт булган!

“Тукай-Тукай” дип шашкан кыяфәтле сөйләнгән бер заманда шагыйрь яшәгән “Болгар” номерларын җимереп аттылар. Җаваплы түрәләр, экраннарга чыгып, сәбәбен аңлаттылар: “Тукайга ул кунакханәдә начар булган, ул хакта шигырьләрендә дә язган, менә шуның үчен алдык”. Номерларны җимерергә рөхсәт бирүчеләр дә, җимерүчеләр дә – татар кешеләре. Ә татар мәдәниятына кагылышы булмаган Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм табиб Ростислав Иванович үз көчләре белән Клячкин сырхауханәсе бинасындагы Тукай вафат булган бүлмәдә музей оештырганнар. Аларга бернинди ярдәм юк!

Мин быел гына “Гали белән кәҗә” шигырендәге Галинең Газизә апасының улы икәнен белдем. Гали 1937 елда репрессияләнә, әмма исән килеш әйләнеп кайта. Газизәнең нәселе инде урыслашкан, Шаповаловлар-Белостоцкийлар... Бу нәселдәге иң танылган шәхес – Роман Виктюк театры актеры Владимир Белостоцкий, Газизәнең кечкенә улы Хөсәеннең оныгы. Яхшы атның нәселе калмый дигән татар, бу очракта да шул ук хәл күзәтелә. Татарның боларны белергә хакы бар.

Нигә Тукайның ачык һәм аңлаешлы биографиясе һаман язылмый?

Нигә Тукайның ачык һәм аңлаешлы биографиясе язылмый соң ул һаман? Мәкаләләрдә, телевидениедә Габдулланы Җаекка алдырган әтисенең туганы Газизә белән үз апасы (әтиләре бер, әниләре башка) Газизәне бутыйлар. Инде Тукай турында махсус сайт ачылды, аңа күпме акча түгелде. Анда да кеше аңларлык ачык мәгълүмат табам димә. Аның каравы дәүләт акчасына ясалган сайтта хатын-кыз туннары һәм декоратив сайтлар тәкъдим иткән сылтама бар – Тукай сайтына кергән кешеләрне бушлай әрәм итеп булмый бит инде, реклама биреп акча эшләп калырга кирәк.

Без үзебез тарихны яшергән, архивларны ачмаган Русия дәүләтен каһәрлибез, әмма үзебез дә Тукайның күп кенә хатларын, шигырьләрен халыкка күрсәтергә куркабыз – алайса бит шагыйрьнең илаһилыгы кимергә мөмкин!

Мәгълүматны пафос белән алыштыру аркасында гади генә җавапларда да хата җибәрүче надан галимнәр пәйда була.

Тукай культы юк дисезме? Ерак та йөрисе юк, нәкъ шундый ук тагын бер күренеш бар, монысы инде бөтен ил белән ычкынизм. 9 май. Шул ук күренеш. Ватан сугышындагы ник шулкадәр корбаннар түгелгән дигән сорауга җавап юк. Мәгълүмат булмау пафос белән алыштырыла. Без Берлинны алдык! Әйдәгез, үлгән бабайларның рәсемнәрен күтәреп, үлемсез полк булып үтик! Ул бабайның җитмеш ел буе Волхов сазлыкларында күмелми ятуында эш юк. Бөек Җиңү культы тоташ дини элементлардан тора – мәңгелек ут, изге монументлар, бичара солдатларның рәсемнәрен икона кебек күтәреп урамнан узу, бер минут тынлык.

Пафос Тукайның дәрәҗәсен төшерә

Мәгълүмат булмау һәм нидер белергә теләмәү тудыра да инде шушындый наданлыкны. Эшлисе һәм нидер өйрәнәсене матур сүзләр алыштыра. Иң кызганычы – шушы пафос Тукайның дәрәҗәсен төшерә, аны замана укучысыннан ераклаштыра – аны бөек әдип дип түгел, мәктәптә өйрәнелергә тиешле мәҗбүри һәм күңелсез бер әйбер дип кабул итә башлыйлар. Бер күренешне тотып алып, аның бер элементын үзләренә карьера ясаучылар Тукай заманында да булган. Андыйлар турында шагыйрь “Милләтчеләр” шигырендә бик шәп язган:

Алданмыйча, газиз башың кабергә керт
Милләтчеләр барчасы да – эшсез шәкерт;
Алар өчен барыбер: син теләсәң бет!
Алданма син: шәкерт алар, шәкерт! Шәкерт!

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG