Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Оскар" төркеме беренче тулы альбомын тәкъдим итә


Оскарның продюсеры, Yummy Music лейблы вәкилләренең берсе Ильяс Гафаров Азатлыкка төркемнең яңа материалы, татар альтернатив концертлары турында сөйләде.

Оскар төркеме тиздән беренче тулы альбомын тәкъдим итәчәк. Ул ярты ел дәвамында Казанда яздырылган.

Төркем 2013 елда җырчы Оскар Юнысов тарафыннан оештырылган. Шуннан бирле поп-рок стилендә иҗат итүче егетләр татар альтернатив сәхнәсендә күп җанатарлар яулады. Хәзер коллектив Oscar Yunusov & C7C5 ләкабе астында чыгышлар ясый.

Оскарның продюсеры, Yummy Music лейблы вәкилләренең берсе Ильяс Гафаров Азатлыкка төркемнең яңа материалы, татар альтернатив концертлары нечкәлекләре турында сөйләде.

Ильяс Гафаров
Ильяс Гафаров

"Иң кызыгы – егетләр альбомны үзләре төзегән студиядә яздылар", дип сөйли эшкәртү өлеше өчен җаваплы булган Гафаров. "Яздыра-яздыра альбомга җырлар тулып бетте дә, икенчесенә материал туа башлады. Оскар концертларда иске материалны да, яңа җырларны да уйный", ди ул.

Продюсер әйтүенчә, хәзер Казанда альтернатив татар концертлары өчен уңай мәйданнар кытлыгы күзәтелә. "Шәһәрдә күңелгә ятышлы мәйданчыклар юк диярлек. Зур төнге клублар диджейларга уйнарга гына яраклы, рокерлар җыела торган гадәти урыннар безгә ямьсез булып күренә, шуңа күрә вакыт-вакыт кечкенә барларда, я инде зур фестивальләрдә чыгыш ясыйбыз. Башка шәhәрләргә барырга да ният бар. Альбом чыккач, оештырып карарбыз", ди ул.

Оскарның альбом презентациясе 15 майга билгеләнгән. "Альбом тышлыгын әлегә күрсәтмибез, сюрприз булсын. Шуны гына әйтеп үтәсем килә: аның татар сәнгатенә турыдан-туры катнашы бар", ди Гафаров.

Төркемнең соңгы вакытта концертлар графигы шактый тыгыз иде. "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында ул Әлмәт, Чаллы һәм Казанда уйнады. Шулай ук күптән түгел Оскар ТНВ каналының төнге музыкаль тапшыруында чыгыш ясады.

"Тапшыру 14 апрельдә яздырылды, без аны "Мин татарча сөйләшәм" чарасы алдыннан чыгармакчы идек, ләкин өлгермәдек", дип сөйли Гафаров.

"Бу чыгыш – татар альтернатив музыкасын hәм гомумән шәhәр мәдәниятен татар телле булмаган аудиториягә күрсәтүнең бер адымы. Аларны югалган буын дип санаучылар булса да, без алай уйламыйбыз. Безнең концертларга килүчеләрнең яртысы "элекке татарлар", яңа космополитлар. Алар элек татар музыкасын артта калган дип санаса да, хәзер әкренләп кире тартыла башлыйлар. Музыка аша – телгә дә, дизайнга да, архитектурага да. Ә "Мин татарча сөйләшәм" боларның барысын да бер урында, бер вакытта җыя", дип сөйләде Гафаров.

XS
SM
MD
LG