Таҗикстанда урыс кушымчаларына беткән исем, фамилияләр рәсми тыелган. Азатлыкның таҗик редакциясе хәбәр итүенчә, монда сүз "-ов", "-ев", "-ович" һәм "-овна" кушымчалары турында бара. Бу хакта ЗАГС идарәсендә әйткәннәр.
Март аенда ил президенты Эмомали Рахмон канун имзалаганнан соң, теркәлү узу турындагы канунга үзгәрешләр кертелде. Хәзер шул үзгәрешләргә күрә фамилияләр "-зод", "-зода", "-ӣ", "-иён", "-фар" таҗик кушымчалары нигезендә булдырылачак.
Элегрәк Татарстанда тарихчы Нурулла Гариф, Чаллыдан "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Илмир Салих фамилиясендәге “ов” кушымчасын алдырган иде.