Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт"кә нур булган йолдызлар" бәйгесенә йомгак ясалды


Җәүдәт Сөләйман: “Байлар күп, әмма мөмкинлекләрен халкыбызга кайтарганнары бармак белән санарлык”
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Казанның "Сәләт" йортында 28 апрельдә бишенче тапкыр узган "Сәләт"кә нур булган йолдызлар" иҗади бәйгесенә йомгак ясалды. Быел лидерлыкны шигърият номинациясе алды. Ә иң әзе – драматургия булды.

Бишенче “Сәләт"кә нур булган йолдызлар” әдәби-публицистик бәйгесенә Татарстан һәм Башкорстанның төрле почмакларыннан җәмгысе 350 гариза килеп, шуларның 51е финалга узып, кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Монда 12-22 яшь аралыгындагы мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша алды.

Быелгы бәйге Тукайның 130 еллыгына туры китереп, язучы, “Сәләт” яшьләр хәрәкәте остазы Флүс Латыйфи истәлегенә багышлап үткәрелде. Оештыручыларның зур теләге – әлеге проектны ел дәвамында уза торган итү. “Сәләт” педагогы Алия Ихсанова сүзләренчә, ул вакытта катнашучылар үзләренең эшләрен конкурска кадәр остазларына җибәреп, хаталарын тикшертеп, бергә эшләү мөмкинлеге булыр иде. Чөнки болай иҗатларын тикшерүче абзый-апалар белән йомгаклау чарасында гына очрашалар. Тантаналы бүләкләү өлешенә кадәр мөхәррир-журналистлар, язучы-шагыйрьләр укучыларның эшләренә карата фикерләрен белдереп, тиз генә мастер класс үткәреп алдылар.

Иң күп эшләр “Шигърият”, “Проза” һәм “Тукайга хат” эссесы” номинацияләрендә килгән. Оештыручылар конкурсантлар саны арта дисә, жюри әгъзаларының берсе Линар Закиров, киресенчә, быел хезмәтләр саны, кызганыч ки, азрак дип белдерде.

“Публицистика” номинациясендә эшләр азрак. Талант болай гына тумый. Аның оеткысы булырга тиеш һәм нур булып балкысын өчен аны шушындый бәйгеләр аша эшкәртергә кирәк”, ди Линар.

Темаларга килгәндә, катнашучылар төрле өлкәләргә кагылган. Эшләр арасында хәтта ришвәтчелекне яктыртучылар да булган. Линар ул язмаларны хуплый, ләкин, икенче яктан, аларга тирәнлек җитмәвен, өстән-өстән генә язылуын әйтә.

“Быел лидерлыкны шигърият номинациясе алды. Ә иң әзе – драматургия булды. Үткән елда соңгы урында балалар әдәбияты иде”, дип өстәде Алия Ихсанова.

Жюри әгъзасы, драматург Мансур Гыйләҗев драматургияне әдәбиятның иң авыр һәм катлаулы жанрларына кертә. Драма әсәрен язар өчен, беренче чиратта, татар телен һәм театрны беләргә кирәк, икенчедән тормышны аңлый белү дә шарт.

“Сәләт” проектлары җитәкчесе, галим Җәүдәт Сөләйманов иҗади чаралар оештыру, матурлык тудыру өчен иҗатчылар гына түгел, аларга финанс яктан ярдәмчеләр кирәклегенә басым ясады. “Сәләткә нур булган йолдызлар” мисалында Таттелеком җәмгыяте һәм аларның матбугат хезмәте җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Закуан уңай мисал буларак тәкъдим ителде.

“Байлар күп, Форбс исемлегенә кергәннәре дә бар. Әмма үзләренең мөмкинлекләрен яңадан үзебезнең табигатькә, үзебезнең халыкка кайтарганнары бармак белән генә санарлык”, ди Җәүдәт әфәнде. Ул малайлар-кызларга теләген дә җиткерде: “Сәләт” йортында, проектларында алган энергия, илһамны үз районнарында, үз җирлекләрендә таратсыннар иде. Сәләт” башлыгы үз чыгышында сатирик язучылар, үткен каләмле журналистлар кирәклеген дә әйтеп үтте.

Жюридагы иҗат әһелләре “Сәләт” оештырган публицистик конкурсның уңай форматын да билгеләде. Линар Закировка конкурсантларны котлау белән генә чикләнмичә, аларга “Сәләт” йортында мастер-класслар үткәрү, җанлы аралашу, тәкъдим-киңәшләр бирү ошаган.

“Сәләт"кә нур булган йолдызлар” “Ялкын”, “Салават күпере” журналлары һәм Таттелеком җәмгыяте белән берлектә оештырылган. Җиңүчеләр арасында танылган яшь шагыйрь һәм журналистлар да булган. Оештыручылар, бәйгедә җиңгән укучыларның иҗатларын туплап, китап итеп бастырырга ниятли.

XS
SM
MD
LG