Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда христианнар Олы көнне "изге ут" белән бәйрәм итте


Казанда христианнар Олы көнгә җыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

1 майда Казан христианнары Олы көнгә Иерусалимнан китерелгән "изге ут" белән гыйбәдәт кылды. Благовещен чиркәвендә узган гыйбадәтне Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан уздырды.

Казан кирмәненең Благовещен чиркәвендәге правослау христианнары гыйбәдәте башланыр алдыннан шәмнәре булган һәркемгә башта Иерусалимнан китерелүе әйтелгән "изге ут" таратылды. Аннан дини гыйбәдәт оештырылды.

Чарада күпчелекне дин әһелләре тәшкил итте. Гади диндарлар да, кирмәнгә турист булып килгән кунаклар да әлеге гыйбәдәттә катнашты.

Христианнарның дини бәйрәмен алып барган Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан "Христос воскрес" дип гыйбадәткә җыелучыларны бәйрәм белән котлады.

Гыйбадәттә катнашкан кайберәүләр бу утның "изге ут" булуын, шуңа аны үзләренең шәмнәренә күчерүләрен әйтте. Кайберәүләр шәм яндырып Аллаһтан гөнаһларын ярлыкавын сорауларын да белдерде.

Ахырга таба митрополит Феофан дини хезмәттә уңышка ирешкән дин әһелләренә чиркәү бүләкләрен таратты.

"Изге ут" ("благодатный огонь") правослауларның Олы көне алдыннан Иерусалимдагы Кувуклия чиркәвеннән алынып төрле илләргә махсус капсула белән җибәрелә.

XS
SM
MD
LG