Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар студентлары авыру балаларга ярдәм концерты оештыра


Казанда татар студентлары авыру балаларга ярдәм концерты оештыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Казанда татар студентлары авыру балаларга ярдәм концерты оештыра

6 майда Казанда онкология авыруыннан интегүче нәниләргә ярдәм йөзеннән "Бала бәхете" исемле хәйрия концерты үтәчәк. Бу чараны ике яшь студент - Зөфәр Галимов һәм Илсөяр Нуретдинова оештыра.

Зөфәр белән Илсөяр икесе дә 4нче курс студентлары. Берсе Казан милли тикшерү университетында укый, икенчесе Казан федераль университетының Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә белем ала. Илсөяр мәктәп вакытларыннан ук төрле чараларда катнашкан, концертлар оештыру белән шөгыльләнгән.

Яшьләрнең үз көчләре белән оештырган хәйрия концерты акчалары барысы да онкология авыруыннан җәфа чигүче балаларга ярдәм булачак. Илсөяр сүзләренчә, алар башкаладагы Балалар республика клиник хастаханәсендә урнашкан “Дом Роналда Макдоналда” хәйрия үзәгенә күчереләчәк. “Чара әйбәт узар дип өметләнәм. Һәрбер килгән кешедән уңай тәэсирләр көтәм. Мөмкин кадәр шушы балаларга ярдәмебезне күрсәтәсе иде”, ди Илсөяр Нуретдинова.

Афиша
Афиша

Былтыр шушы хәйрия концертында волонтер, быел оештыручы ярдәмчесе булган Альбина Вәлиуллина чараны һәр яклап булдырырга тырышабыз, ди. “Казанга килгәч, миңа бик күп юллар ачылды. Чөнки концертлар күбесенчә Казанда уза. Балаларга булышу – минем өчен бик зур эш һәм миңа бу ошый”, диде студент кыз.

Альбина сүзләренчә, быел “Бала бәхете” хәйрия концерты оештыру эшләрендә үзгәрешләр көтелә. Яңалыкларның кайберләре - мастер-класслар, Вконтакте социаль челтәрендә төркем булдыру, Инстаграмда аккаунт ясау. Хәйрия концертында Сәидә Мөхәммәтҗанова, Мөнир Рахмаев, Айфара төркеме, Илназ Сафиуллин, Илнар Ялалов, Айгөл Бариева һәм башка дистәләгән җырчы-башкаручы катнаша. Керү бәясе - 200 сум. Оештыручылар барлык битараф булмаганнарны “Туган авылым” күңел ачу үзәгенә җомга сәгать алтыда көтеп кала.

XS
SM
MD
LG