Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә ач кешенең ризык урлавы җинаять саналмаячак


Италия Югары мәхкәмәсе чыгышы белән Украинадан булган сукбайның 2011 елда Генуя супермаркетында сыр урлавын җинаять дип санамска, дигән карар чыгарды.

Италия Югары мәхкәмәсе ач кешенең аз күләмдә ризык урлавы җинаять саналмый, дигән карар чыгарды. Карар 2011 елда Генуя супермаркетында чыгышы белән Украинадан булган, яшәргә урыны булмаган Роман Остряков эше нигезендә кабул ителде. Остряков дүрт евролык сыр һәм тутырма (сосиски) урлаган булган. Мәхкәмә башта аны ярты ел төрмә һәм 100 евро штрафка хөкем иткән булган.

Эшне "урлау" түгел, "урларга маташу"га үзгәртеп югарырак мәхкәмәгә тапшырганнар. Остряков урлаган әйберләре белән кибеттән чыкканда тотылган. Аның әйбер урлаганын башка кеше күреп сакчыларга хәбәр иткән. Югары мәхкәмә хөкем карарын тулысынча гамәлдән чыгарды.

XS
SM
MD
LG