Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cу басудан зыян күргән Тугыз халкына беренче һуманитар ярдәм озатылды


Төмән өлкәсенең су басудан зыян күргән Тугыз халкына һуманитар ярдәмне өлкә Татар конгрессы һәм Татар эшмәкәрләренә булышу ассоциациясе җибәрде.

Төмән өлкәсенең Вагай районында су басудан зыян күргән Тугыз халкына ике тонна эчәргә яраклы су һәм өч тонна озак саклана торган ризыклар – токмач, он, шикәр, үсемлек мае, дөге җибәрелде. Һуманитар ярдәмне Төмән өлкәсе татар конгрессы һәм Татар эшмәкәрләренә булышу ассоциациясе әзерләде.

Тугыз авылына беренче һуманитар ярдәм китте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:13 0:00



Хәзерге вакытта Cебердәге су баскан татар авылларына һуманитар ярдәм җыю Казанда, Төмәндә һәм Тубылда оештырылган. Шәһәрләрнең һәркайсында берничә кабул итү урыны эшли. Халык анда шәхси һигиена әйберләре, озак сакланучы ризыклар китерә, су киткәннән соң башкарылачак торгызу эшләре өчен акча күчерүчеләр дә бар.

Тугыз авылы аша агучы Агыт елгасында су хәзер кимүгә таба бара. Тик якын арада һуманитар ярдәм Вагай районының башка авылларына да кирәк булырга мөмкин. Иртеш елгасында да су куркыныч ноктасыннан ашып киткән һәм яр буенда урнашкан авылларны да баса башлаган. Сала һәм Карагай авылларында инде ике йортны су баскан, бу авылларга юл да өзелгән.

5 май көнне Тугызга Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев килде. Авыл халкы идән такталарыннан су чыкмаганнарга нигә 50 мең сум брелмәде дигәч, губернатор су киткәннән соң комиссия килгән зыянны исәпләячәк һәм зыян капланачак дип вәгъдә иткән. Зыян килгәннәргә төзелеш материаллары да бушка булмаячак, ә ташламалар белән сатылачак, дип әйткән.

Тугызда су басканнан соң өлкә хакимиятләре биргән акча сәбәпле авыл халкы икегә бүленде. Идәннәреннән су чыкканнарга 50 мең сум акча бирелде, ә зыян күрсәләр дә су чыкмаганга бу акча бирелмәде.

XS
SM
MD
LG