Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ студентлары ымнар телен тавышка әйләндергән бияләй уйлап тапкан


Томас Приор һәм Навид Азоди
Томас Приор һәм Навид Азоди

Вашингтон университеты студентлары Навид Азоди һәм Томас Приор Turn бияләен уйлап тапканнары өчен 10 мең долларлык бүләк алган. Бияләй ымнар телен тавышка әйләндерә ала.

Бияләйдә булган сенсорлар кулның кайда булганын һәм ничек хәрәкәт иткәнен анализлый, бу мәгълүматны Bluetooth аша компьютерга җибәрә. Мәгълүмат җибәрү өчен Siri (Apple тавыш системы) кулланган алгоритмнар эшли.

Студентлар шәкли фәһем өчен нейрон челтәрләр эшен тирәнтен өйрәнә. Эш барышында мондый бияләй барлыкка килгән дә. Ымнар телен таныган програм, кул хәрәкәтләрендә охшаш сүзләп тапканда, аларны яңгырата.

Бияләй телсез кешеләргә файдалы булыр дип көтелә. Аның ярдәмендә аралашу нык җайлаша. Томаса Приор фикеренчә, киләчәктә ул көнлек аксессуар булып кулланыла ала.

XS
SM
MD
LG