Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү көне: Горурлык хисе нигезендә шапырыну ята алмый


Мәскәүдә атом бомбаларын очыручы кыйтгаара ракеталар белән Җиңү бәйрәме парадына әзерлек. 5 май, 2016 ел.
Мәскәүдә атом бомбаларын очыручы кыйтгаара ракеталар белән Җиңү бәйрәме парадына әзерлек. 5 май, 2016 ел.

Соңгы елларда без 9 майның тышкы ягына күбрәк игътибар бирә башладык. Бу көнгә хас булмаган ниндидер шоу элементлары ачык күренә хәзер.

Җиңү көне Советлар берлеге календаренда сугыш беткәннән бирле булса да, бәйрәм буларак аны беренче мәртәбә нәкъ менә мин мәктәпкә киткән елны, 1965-тә тантана итә башлаганнар... Димәк мин инде 51 ел дәвамында бү зур бәйрәмне күреп яшәгәнмен.

Уйлап карасаң, тарихчыларга өйрәнү өчен менә дигән тема – төрле вакытта 9 май көнен илебез ничек кабул иткән, ничек бәйрәм иткән. Әлбәттә, мин ул нечкәлерне беркайчан да махсус өйрәнмәдем, шулай да, хәтер бу көннең атмосферасын, мәгънәсен бик яхшы саклый. Чыннан да, гаҗәеп эчтәлекле, гыйбрәтле, уйландыра торган дата. ХХ йөзнең иң зур афәте булган нацизмны тар-мар итү тантанасы. Күпме кан коелган, күпме гомерләр өзелгән, күпме җәфа, бәхетсезлек күргән халкыбыз, шул ук вакытта нинди зур батырлык, каһарманлык күрсәтелгән ватандашларыбыз тарафыннан.

Шулай да, шулай да... Соңгы елларда әллә бераз тормыш тәҗрибәсе тупланганга, бу көн якынлашу белән күңелемне тырный торган кайбер уйлар да килеп керә башлады башыма.

Беренчедән, ничектер соңгы елларда без 9 майның тышкы ягына күбрәк игътибар бирә башладык шикелле. Бу көнгә хас булырга тиеш түгел ниндидер шоу элементлары ачык күренә хәзер. Минемчә, арттырып та җибәрәбез – зур тантаналар, барабан сугу, митинглар.

Аңлыйм, аларсыз да булмый, әлбәттә. Ләкин, бу көнне күбрәк уйлану, бераз вакытка тынып калу, сугышның никадәр коточкыч фаҗига икәнен аңларга тырышып карау, сугыш кырларында баш салганнарны моңаеп искә алу күбрәк кирәктер? Бәлки алай дөресрәк тә булыр? Ягъни, без соңгы елларда Җиңү көнендә эчтәлекне күбрәк тышкы чаралар белән алмаштыра башладык. Ул тантаналарда катнашучыларга, бигрәк тә яшь буын вәкилләренә, бәлки сугыш турында күбрәк мәгълүмат булдырырга, сугышның ни кадәр зур фаҗига, газап икәнен аңлау өчен тәфсилләбрәк сөйләү зарурдыр? Күрәсең, тарихи вакыйга бездән никадәр күбрәк ерагая – шулкадәр күбрәк ул тарихи мифка әйләнеп бара кебек... Бу очракта бигрәк тә алай булырга тиеш түгел!

Икенчедән, нәкъ менә шушы бәйрәмгә әзерләнүләр барган көннәрдә инде ике-өч ел шундый борчу тудыра торган тенденцияне күзаллыйм – җәмгыятебездә башка илләрне куркыту, аларга үзенә күрә янау сизелә – менә 1945 елда без җиңдек, кирәк булса, хәзер дә барыгызны да җиңәчәкбез, имеш.

Шундый хисләр тудырырга тиеш микән Җиңү бәйрәме? Берничек тә килешә алмыйм! Без беркемне дә куркытырга тиеш түгел, яшьләребез автомобильләрендә “Берлинга барып җиттек, Вашингтонга да барып җитәчәкбез!” дигән янау плакатлары йөртергә тиеш түгел. Киресенчә, сугышның ни икәнен аңлау җәмгыятьтә аны беркайчан да булдырмау юлларын эзләүгә китерергә тиеш түгелме? Ә бездә кайберәүләр, нишләптер, шапырыналар, менә карагыз, имеш, барыгызны да чәлпәрәмә китерә алабыз... Башка илләр бездән курка башлыйлар икән, кайберәүләрдә ул горурлык хисе уята. Куркыту горурлык нигезе була ала микән?

Шундый зур, коточкыч сугышны күргән җәмгыятьтә, минемчә, сугышны вакыйга буларак каһарманлаштыруга, башкаларга сугыш белән янауга урын булырга тиеш түгел. Куркыныч, борчулы тенденция... Күрәсең, Җиңү бәйрәме кайбер кешелердә шундый хисләр һәм карашлар тудыра...

Искәндәр Гыйләҗев
тарихчы, Казан университетының Татарны өйрәнү кафедрасы мөдире
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG