Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда Георгий тасмалары урынына дәүләт байраклары таратыла


Үзбәкстан хакимияте георгий тасмаларын таратуга каршы. Милиция машиналардан әлеге тасмаларны ала.

Үзбәкстанда хакимият георгий тасмаларын тыйган. Бу хакта рәсми карар булмаса да, милициядәге чыганаклар радиобызның үзбәк редакциясенә әйтүенчә, бу йөкләмә өстән кушылган. Шул сәбәпле, алар Георгий тасмаларын алып ташлап, аның урынына республика байракларын бирә.

Георгий тасмаларын Русиянең Үзбәктстандагы илчелеге таратып килә. Теләгән һәр кеше аны ишек янында бушка ала ала. Халыкның моңа мөнәсәбәте төрлечә.

Шул ук вакытта бер төркем үзбәк галимнәре элегрәк Ташкент шәһәре башкарма комитеты һәм Үзбәкстан эчке эшләр министрлыгына Георгий тасмаларын тыюны сорап мөрәҗәгать юллаган булган.

“Русиянең патша чорында Русия гаскәрләре Үзбәкстанны басып алганда, күп кенә хәрби җитәкчеләр нәкъ изге Георгий ордены һәм тасмасы белән бүләкләнгән. Колонизация чорында Үзбәкстанның бик күп тыныч халкы һәлак булды”, ди тарихчылар үз мөрәҗәгатендә.

Күп кенә элекке совет дәүләтләре Георгий тасмасыннан баш тарта.

Татарстанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге берничә ел Георгий тасмасы урынына Татар тасмасы таратып килә.

XS
SM
MD
LG