Accessibility links

Super Tatar төркеме беренче альбомын тәкъдим итә


Super Tatar төркеме беренче альбомын тәкъдим итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:01 0:00

Super Tatar төркеме беренче альбомын тәкъдим итә

Татарстан, Германия һәм Финляндия татарларыннан оешкан төркем бүген Казанда беренче тулы концертын уйный. Кичәдә ансамбль 12 җырдан торган тәүге альбомын тәкъдим итә.

11 май Казанның "Смена" үзәгендә Super Tatar төркеменең концерты уза. Ансамбль хәзерге вакытта беренче альбомын тәкъдим итеп йөри. Һелсинкида концерт 9 май узса, Мәскәүдә ул 14 май үтәчәк.

Super Tatar төркеме ике ел элек фин татары Дәниз Бәдретдин һәм Германиядә яшәүче татар музыканты Муса Маликов тарафыннан оештырыла. Соңыннан аңа Татарстан музыкантлары Иркә Гайнемөхәммәтова, Илнар Фатыйхов һәм Тимур Сапаров кушыла. Төркем үз җырларын да, заманча аранжировка белән татар халык җырларын да башкара. Беренче альбом Һелсинкида Varistoles студиясендә яздырырылган. Анда кергән "Бик еракта идек без" җырына режиссер Илшат Рәхимбай клип төшерде.

Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Али Азатлыкка сөйләгәнчә, бу проект ике илдә яшәүче татарларның мәнәсәбәтләрен ныгытуда бер адым. "Super Tatar төркеме Дәниз әфәнденең тагын бер уңышлы проекты булып чыкты. Мин аның заманча музыка булуына бик канәгать, чөнки бер милләтнең заманча музыкасы булмаса, аеруча яшьләр өчен, аның киләчәге юк", ди ул.

"Без яздырган альбом - минем өчен бер хыялымның тормышка ашуы. Мин бу музыка турында, Финляндия татарларына таныш булган җырларны яңа аранҗировкалар белән башкару турында күптән уйлап йөрдем", дип сөйләде төркем җитәкчесе Дәниз Бәдретдин.

Super Tatar төркеме
Super Tatar төркеме

XS
SM
MD
LG