Accessibility links

Германия Русияне Рио-де-Жанейрога Олимпиадага бармаска чакыра


Германиянең спорт оешмалары вәкилләре Русия спортчыларының допинг куллануын "коточкыч" дип белдерә.

Германия спорт оешмалары җитәкчеләре Русияне Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарыннан читләштерергә чакырды һәм Русия спортында допинг куллануга карата җәнҗалга ризасызлык белдерде.

Германиянең җиңел атлетика федерациясе президенты Клеменс Прокоп бик җитди гаепләүләр турында сүз бара, дип әйтте. Аның фикеренчә, Русиядә "даими рәвештә" допинг кулланылганга ил такымына Рио-де-Жанейрода булачак уеннарга "бармау яхшырак булыр иде".

Германия Олимпия спорты берлеге идарәсе рәисе Михаэль Феслер Русия рәсмиләренең даими рәвештә допинг тикшеренүләре нәтиҗәләрен күрмәмешкә салышу турындагы хәбәрләрне җәнҗаллы дип бәяләде. Әлеге хәлләр "бөтен Олимпия хәрәкәтенә суга" дип әйтте ул. Феслер WADA Дөнья допингка каршы оешма бу хәлләрне кичекмичә тикшерергә тиеш, дип тә белдерде.

Бу белдерүләргә кадәр The New York Times газеты Мәскәүдәге допингка каршы лабораториянең элекке җитәкчесе Григорий Родченков мәгълүматлары нигезендә язма бастырды. Әлеге язмада Сочидагы кышкы Олимпиада вакытында дистәләрчә Русия спортчысының яшертен дәүләт програмы нигезендә допинг куллануы турында языла. Русия спорт министры Виталий Мутко бу гаепләүләрне кире какты, Русиягә каршы мәгълүмат сугышы дип бәяләде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Родченков сүзләрен "качкынның нахак гаебе" дип атады.

XS
SM
MD
LG