Мәскәүдә Ховановски зиратында күп кеше катнашында сугышта өч кеше һәлак булган, 10 яраланган. Полиция 50дән артык кешене тоткарлаган. 200ләп кеше сугышкан дип хәбәр ителә.
Русия тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматларына күрә, Ховановски зиратында хезмәт күрсәтү өчен өлешләрне бүлешә алмау әлеге сугышка китергән сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. РБК хәбәр итүенчә, машинада качып китәргә теләүчеләр ике кешене таптатып үтергән. Берәүне әлеге хәлдән соң читтәрәк үле килеш тапканнар. Зиратта эшләүчеләр атышлар 15 минутлап дәвам итте, дип белдергән. Сугышканнар күсәкләр һәм тимер таяклар белән дә коралланган булган.