Accessibility links

Кырымтатарлар Чатырдаг тавына менеп сөрген корбаннарын искә алды


Чатырдагка менү. 2015 елгы фото.
Чатырдагка менү. 2015 елгы фото.

Кырымда сөргеннең 72 еллыгына багышлап Чатырдаг тавына менделәр. Матәм чарасында өч меңнән артык кеше катнашты.

Кырымда 1944 елгы кырымтатар сөргене корбаннарын искә алып "Чатырдагка менү" чарасы узды. Кырым һәм Акмәчет шәһәре мөселманнары Диния Нәзарәте сайты хәбәр итүенчә, анда өч меңнән артык кеше катнашкан. Тауга менәр алдыннан мөфти урынбасары Айдер Исмаилов кырымтатарлар алдында чыгыш ясап, "бернигә карамастан төшенкелеккә бирешмәскә һәм һәрвакыт бергә булырга" чакырды.

Чатырдагка менү гадәте 2010 елда барлыкка килде. Беренче оештыручылар кырымтатар яшьләре иде, ләкин ел саен алар белән бергә күтәрелгәннәр арасында олы яшьтәгеләр дә була.

Акмәчәт-Алушта юлында, Кара диңгездән 10 чакрым ераклыкта урнашкан, Кырымның иң югары тауларының берсе булган Чатырдагка менеп, анда байрак куеп, кырымтатар яшьләре Кырымның чын хуҗасы кем булганына ишәрә ясый.

Чатырдагтагы борынгы мәгарәләрнең кырымтатарча исемнәре дә шуны исбатлый: Эмине-Баир-Хосар, Эмине-Баир-Коба, Суук-Коба, Бин-Баш-Коба (коба – мәгарә).

Белешмә. Чатырдаг тавының биеклеге 1527 метр, озынлыгы 10 чакрым, киңләге 4 чакрым чамасы. Аяз көнне ул Кырымның төрле урыннарыннан күрәнеп тора.

XS
SM
MD
LG