Уфада скрипкачыларның халыкара бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Уфада скрипкачыларның Владимир Спиваков исемендәге халыкара конкурсы тәмамланды. Беренче урынны алган Швециядән 15 яшьлек Даниэль Лозаковичка 100 мең евролык скрипка бүләк ителде. Икенче урынны Маҗарстаннан Агнеш Лангер һәм Япониядән Маи Судзуки алды әмма жюри бүлкне һәм 40 мең евролык скрипканы Агнеш Лангерга бирергә карар итте. Өченче һәм дүртенче урын алучыларга 3 мең һәм ике мең доллар, шулай ук билгеле осталарның скрипкалары бүләк ителде.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?