Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗетдин оештырган форумда Силантьев Гайнетдинны "сатлыкҗан" дип атады


Сулда Роман Силантьев утыра.
Сулда Роман Силантьев утыра.

Хабаровскида узган ислам форумында мөфти Тәлгать Таҗетдин белән бергә катнашкан билгеле исламофоб Роман Силантьев Равил Гайнетдинны "сатлыкҗан", Нәфигулла Ашировны "җинаятьче" дип атап мөселманнарны шаккатырган.

Узган атна Хабаровскида "Ерак Көнчыгышта ислам: бердәмлек һәм татулык" дигән II форум үтте. Әлеге чарада Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм аның мөфтиятенә караган кайбер дин әһелләре катнашты.

Билгеле булганча, Таҗетдин булган җирдән Дөнья урыс халкы җыенының хокук яклау үзәге җитәкчесе, билгеле исламофоб Роман Силантьев та ерак йөрми. Бу юлы да ул мөфтидән калмаган булып чыкты.

Силантьев барган җирендә Русия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеген “тибеп китүне” инде гадәткә кертте, әмма форумда катнашкан мөселманнар әйтүенчә, бу юлы инде бөтенләй артыгын кыланып ташлаган.

“Матур гына барган ислам форумында ул Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинны "сатлыкҗан" дип, ә Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Нәфигулла Ашировны – "җинаятьче" (уголовник) дип атады. Без бу сүзләрне ишеткәч бөтенләй өнсез калдык. Тәнәфескә чыккач, мөселманнар белән сөйләшкәч кенә бераз үзебезгә килдек.

Әле бит форумның темасы да бердәмлек һәм татулыкка багышланган. Силантьевның "осталыкларын" беләбез инде. Әмма шундый ук сүзләр әйтер дип көтмәгән идем”, дип сөйләде Азатлыкка Хабаровски татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Сәрвәретдин Туктаров.

Аның сүзләренчә, форумда катнашучыларның яртысы Таҗетдин мөфтиятенә караган кешеләр, 40%ы хакимият вәкилләре, ягъни урыслар булган. Шуңа Силантьев гаепләүләренә каршы төшүче табылмаган.

“Минемчә, кем килгәне һәм ни әйтеләсе, барысы да билгеле булган. Бу сүзләрдән соң президиумда беркем дә хушын югалтып егылмады. Хәтта шаккатканнарын да күрмәдем. Гәрчә анда ниндидер каршы сүз әйтсәң дә мәгънә юк. Куып кына чыгарырлар иде”, ди Туктаров.

Сәрвәретдин Туктаров
Сәрвәретдин Туктаров

Узган елны Төркия белән Русия низагыннан соң, Силантьев Гайнетдинны “Төркия тарафдары” дип гаепләп чыккан иде. Ул аны җае чыккан саен кабатлый килә. Хабаровскидагы ислам форумында Гайнетдин бөтенләй "сатлыкҗан"га әйләнгән.

Хабаровскидагы татарларның күпчелеге инде болай да мәчеткә йөрүдән туктаган икән, мондый мыскыллы сүзләрдән соң бөтенләй кәефләре кырылган.

“Ике ел элек Таҗетдин мөфти Хәмзә хәзрәт Кузнецовны вазифасыннан төшергәннән соң күп кенә татарлар шундый карарга килде. Анда хәзер мөфти булып Уфадан Артур Гарифуллин тора, Хәйдәр хәзрәт тә Уфадан. Кыскасы, барысы да шуннан килүчеләр.

Безнең мәхәллә баштарак Ашировка карый иде, аннары Хәмзә Кузнецов үгетләве белән Таҗетдинга күчтек. Шуннан Хәмзә хәзрәт Равил Гайнетдин мөфтиятенә керү нияте белән йөри башлады. Күрәсең, моны белеп алганнар да, Таҗетдин аны тиз генә вазифасыннан алды. Бу тарихта беренче тапкыр мөфтине урыннан төшерү очрагы булды.

Бездән сорап та торучы булмады. Алдылар да аттылар. Мин үзем Таҗетдин белән “Ник алдыгыз?” дип сорадым. “Шулай кирәк”, диде. Ул вакытта шау-шу кубулар, телевидениега кадәр килде. Әлеге хәлләрдән соң инде ике ел узды. Мәчеттәгеләр безне чакыралар, әмма барыбер халыкның үпкәсе бетмәде. Мин бит җитәкче генә. Халык фикеренә колак салырга тиеш.

Хәмзә хәзрәт татар автономиясендә бинасында 10-15 кешене җыеп укыта. Аннары без бит Совет заманын узган кешеләр, өйләрдә җыелып намаз укырбыз”, ди Сәрвәретдин Туктаров.

Хабаровски мәчете
Хабаровски мәчете

Аль-Фуркан сайты язуынча, тиздән Ерак Көнчыгышны дини өлкәдә зур үзгәрешләр көтәргә мөмкин, чөнки ислам форумыннан тыш Таҗетдин Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә караган губеранатор урынбасарларын да җыеп сөйләшкән.

“Таҗетдин үз мәхәлләләрен арттыруда булышлык итүләре турында сүз алып баргандыр”, ди Туктаров.

Таҗетдин төбәккә килеп югары җитәкчеләр белән очрашуга, инде Хабаровскида ике ел рәттән ислам форумы узуга карамастан, Хабаровскида мөселманнар инде дистәләрчә ел мәчет төзүгә ирешә алмый. Берничә ел элек җир сатып алган булганнар, әмма соңрак җитәкчелек архив материалларына сылтап, әлеге җирнең инде элегрәк саклану министрлыгына сатылган булганын бәян иткән.

“Мәчет салуга без ярдәм итәр идек. Ул бит “Таҗетдин йорты” түгел, ә “Аллаһ йорты”. Элегрәк шәхси секторда төзелгән мәчет булып хезмәт итүче йортка 300ләп кенә кеше сыя. Бәйрәмнәрдә мөселманнар намазны пычракта укырга мәҗбүр”, ди Сәрвәр Туктаров.

XS
SM
MD
LG