Уфа районында газ үткәргеч казасы, 300ләп кеше башка урынга күчерелгән
Узган төндә Уфа районында газ конденсаты үткәргече тишелеп тирә якка көчле ис тарала башлагач, якын тирәдә яшәүче 300ләп кеше башка урынга күчерелгән. Торба канунсыз ялгану сәбәпле шартлаган. Билгәсез кешеләр 600 метр торба сузып конденсатны урлап саткан дип фаразлана. Торбалар басымга түзми шартлаган һәм конденсат җиргә аккан. Каза урыны махсус эшкәртелеп ябып куелган. Белгечләр якындагы халыкка куркыныч янамый дип ышандыра.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?